В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларны уздыру көннәре турында мәгълүматны соңрак хәбәр итәчәкләр
Һава шартларына бәйле рәвештә 1 һәм 2 февральгә билгеләнгән «Йөзьяшәрләр уеннары. Яшәү яме» икенче көнгә күчерелә, дип хәбәр иттеләр оештыручылар.
Ярышларны уздыруның яңа көннәре турындагы мәгълүматны проектның телеграм-каналында урнаштырачаклар.
«Йөзьяшәрләр уеннары» спортның 10 төрен берләштерә: өстәл теннисы, шахмат, йөзү, чаңгы ярышлары, төньяк йөреш, дартс, ГТО, җиңел атлетика, волейбол һәм футбол. Ярышлар 2016 елда Казан мэриясе тарафыннан оештырылган «Яшәү яме» проекты кысаларында уза. Алтын яшьтәгеләр өчен ял вакытлары, мәдәни һәм спорт чаралары каралган.
Исегезгә төшерәбез, «Йөзьяшәрләр уеннары. Яшәү яме» спартакиадасының яңа сезоны ярышлары 7 декабрьдә өстәл теннисы ярышларыннан башланды.