Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.02.2023, 12:06

Казанда «Россия чаңгы юлы» 11 нче февральдә узачак

Чаңгы стартлары мәйданчыкларын шәһәрнең һәр районында оештыралар.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы февраль, Татьяна Марюхова). 11 нче февральдә ТР башкаласында «Россия чаңгы юлы» бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы 41 нче тапкыр узачак. Чаңгы спортын сөючеләр шәһәрдә оештырылган дүрт мәйданчыкта катнаша алачак. Профессиональ спортчылар өчен узыш Мирный поселогындагы чаңгы-биатлон комплексында узачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр итте.

«Чыннан да, күп кенә казанлылар өчен чаңгы спорты – дин сыман, күпләр әлеге кышкы спорт төре белән мавыга һәм бөтен гаиләләре белән шөгыльләнә. Безнең чаңгы юллары беркайчан да буш тормый, шуңа күрә 11 нче февральдә узышның массакүләм булачагына шик юк. Без бу спорт төре өчен мөмкин кадәр уңайлы урын ясадык, һава торышы гына әйбәт булсын. Алда яраткан спорт төреннән тәэсирләр туплау өчен тагын ике чаңгы ае бар», - дип ассызыклады шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Шәһәрнең һәр районында чаңгы стартлары өчен мәйданчыклар оештырылачак. Халык Горки-Әмәт урман паркында, Гаврилов урамы буенча Казансу тугаенда, Дәрвишләр бистәсендәге Комсомольское күле акваториясендә һәм Юдино поселогындагы «Локомотив» стадионында чаңгыга баса алачак. Профессиональ спортчылар өчен беренче тапкыр Мирный поселогындагы чаңгы-биатлон комплексында мәйданчык әзерләделәр. Яшь казанлылар йөгерештә гомуми белем бирү мәктәпләре территорияләрендә катнаша алачак.

Спорт бәйрәме кунаклары өчен барлык мәйданчыкларда да иҗат коллективлары чыгышлары, призлар уйнату һәм башка күңел ачу чаралары белән бай мәдәни программа әзерләделәр, дип төгәлләде Линар Гарипов.

6-10 нчы февральдә 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Үзәк стадионның матбугат үзәгендә катнашучылар өчен старт комплектлары биреләчәк. Ярышта теркәлү өчен мандат комиссиясенә шәхесне раслаучы документ күрсәтергә кирәк.

Гарипов шулай ук февраль һәм март айларына планлаштырылган спорт чаралары турында да сөйләде. 13-17 нче февральдә «Черек күл» паркында өченче кышкы спорт төрләре фестивале узачак, аның кысаларында көн саен Казан спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрнең фигуралы шуу, тимераякта шуу, керлинг һәм туплы хоккей буенча күрсәтмә чыгышлары узачак.

Башкарма комитет җитәкчесе фестивальнең матур һәм тамашалы традициягә әверелүен билгеләп үтте. «Күпчелек ата-аналар бу көннәрдә балаларга кышкы спорт төрләрен күрсәтеп, аларга дәресләр яки спорт мәктәбен сайларга булыша ала. Ә кемдер безнең спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрнең чыгышларына сокланырга гына килә ала», - диде Р.Гафаров.

25 нче февральдә Мирный поселогындагы чаңгы-биатлон комплексында Россия Герое С.А.Ашихмин истәлегенә чаңгы ярышлары буенча Казан чемпионаты һәм беренчелеге узачак.

11 нче мартта «Локомотив» стадионында 56 нчы Казан чаңгы марафоны узачак, ә 12 нче мартта Татарстанның иң көчле чаңгычылары Александр Большунов, Наталья Непряева, Александр Терентьев Top Sprint ярышларында Мирный поселогындагы чаңгы-биатлон комплексында көч сынашачак.

Кышкы чаңгы сезонын Казан яшүсмерләр чаңгы марафоны тәмамлаячак.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 06.02.2023
Видеорепортаж
06.02.2023 12:57
Казанда «Россия чаңгы юлы» 11 нче февральдә узачак
Барлык яңалыклар