Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.02.2022, 11:11

«Россия чаңгы юллары» Казанда дүрт мәйданчыкта узачак

Катнашучылар 2, 3, 5 һәм 10 км дистанцияләрне уза алачак.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче февраль). 12 нче февральдә Казанда «Россия чаңгы юллары – 2022» бөтенроссия массакүләм ярышлары узачак, анда казанлылар да, республиканың башка шәһәрләрендә яшәүчеләр дә катнаша ала. Ярышлар дүрт мәйданчыкта оештырыла: Горки-Әмәт урман паркында, Казансу елгасының Гаврилов урамы буенча урнашкан өлешендә, Нагорный бистәсендә. Үзәк шәһәр старты Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында узачак.

«Локомотив» стадионында стартлар 8:00 сәгатьтә башлана. Беренче булып 2, 3 һәм 5 км дистанцияләрдә, яшь категорияләренә карап, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» бөтенроссия физкультура-спорт комплексының аерымлык билгесе алуга дәгъва итүчеләр чыгачак. Аннары ярышларга яшь катнашучылар һәм профессиональ спортчылар да кушылачак, алар арасында 5 һәм 10 км дистанцияләрдә иң яхшыларын ачыкларга кирәк булачак.

Ярышлар тәмамланганнан соң, профессиональ спортчылар арасында төрле оешма, предприятие һәм ведомство җитәкчеләре, шулай ук ветераннар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен стартлар башланачак. Алар 2 км дистанция узачаклар.

Үзәк мәйдандагы төп массакүләм старт 12:30 сәгатьтә башланачак.

Спортчылар өчен генә түгел, ярыш тамашачылары өчен дә бай программа әзерләнгән. Алар өчен музыкаль коллективлар чыгыш ясаячак, теләүчеләр призлар уйнатуда катнаша, мотосноубордларда йөри алачак.

Узышта катнашучыларны теркәү һәм аларга старт комплектларын бирүне мандат комиссиясе башкарачак, ул 7 нче февральдә Казанның Ташаяк ур., 2а адресы буенча урнашкан Үзәк стадионында эшли башлаячак (матбугат үзәге, 2 кат). 9:00 дән 18:00 гә кадәр теркәлергә мөмкин булачак, шәхесне таныклаучы документ, шулай ук чаңгы узышында катнашуга медицина оешмасыннан белешмә булырга тиеш. Комплектларны бирү 11 нче февральгә кадәр дәвам итәчәк.

«Локомотив» стадионында стартка кагылышлы барлык сораулар буенча +7(843)292-22-48 номеры буенча шалтыратырга мөмкин, дип хәбәр итә Физик культура һәм спорт комитеты. Калган мәйданчыкларда стартлар үткәрүгә бәйле мәсьәләләр буенча шәһәр районнары администрацияләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тулырак мәгълүмат белән ярышны үткәрү турында нигезләмәдә танышырга мөмкин.

Барлык яңалыклар