В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар биш мәйданчыкта оештырылды
Фото: Физик культура һәм спорт комитеты
«Россия чаңгы юллары» бөтенроссия ярышларында Казанда яшәүче 15 меңгә якын кеше катнашкан.
Татарстан башкаласында «Россия чаңгы юллары» старты «Мирный» чаңгы-биатлон комплексының яңа мәйданчыгында бирелде, анда катнашучыларның күбесе – 5,3 мең кеше җыелды. Шулай ук стартлар тагын дүрт мәйданчыкта узды:
- Горки-Әмәт урман паркы;
- Гаврилов урамындагы Казансу елгасы тугае;
- Дәрвишләрдәге Комсомол күле акваториясе;
- Юдиноның «Локомотив» стадионы.
Һәр укучы йорт янындагы узышта катнаша алсын өчен быел кабат гомуми белем бирү мәктәпләре территорияләрендә дә мәйданчыклар оештырылды.
Спорт бәйрәме кунаклары өчен барлык мәйданчыкларда иҗат коллективлары чыгышлары һәм кыр кухнясы белән мәдәни программа әзерләнде.
Шулай ук традиция буенча иң яшь һәм иң өлкән катнашучыга бүләкләр һәм истәлекле медаль тапшырылды, быел алар 9 яшьлек Ксения Громова һәм 74 яшьлек Мөдәррис Хикмәтуллин булды.