Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.03.2023, 12:13

«Мирный» чаңгы-биатлон комплексы Казанда «Олимпия өметләре» спорт бәйрәме белән ачылачак

Татарстаннан яшь чаңгычылар илнең олимпия чемпионнары белән команда спринтында ярышачак.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы март). «Мирный» чаңгы-биатлон комплексы рәсми рәвештә 12 нче мартта «Олимпия өметләре» спорт бәйрәме белән ачылачак. Чара Татарстаннан 150 яшь атлетны һәм Россиянең танылган чаңгычыларын берләштерәчәк.

Комплексны ачу тантанасы алдыннан республика спорт мәктәпләре тәрбияләнүчеләре спринтта классик стильдә ярышачак. Квалификацияне узган 90 спортчы илнең олимпия чемпионнары, Россия һәм республика җыелма командасы әгъзалары белән команда спринтында катнаша алачак.

Стартка өч тапкыр олимпия чемпионы Александр Большунов, эстафетада олимпия чемпионы, өч тапкыр Олимпия уеннары призеры Наталья Непряева, эстафетада олимпия чемпионы, эстафетада Олимпия уеннарының көмеш призеры Алексей Червоткин һәм башкалар чыгачак. Татарстан җыелма командасы исеменнән Сергей Ардашев, Денис Филимонов, Сергей Волков, Антон Тимашов һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Яңа чаңгы-биатлон комплексы Казанның Идел буе районы Мирный поселогында Яңа Дәүләки урамы, 2а к.4 адресы буенча урнашкан. Аны ачу тантанасы 10:00 сәгатькә планлаштырылган. Анда Россиянең Чаңгы ярышлары федерациясе президенты Елена Вяльбе һәм олимпия чемпионы Александр Большунов катнашачак, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты.

Җанатарларны интерактив программа һәм концерт көтә, сәүдә рәтләре һәм кыр кухнясы оештырылачак. Шулай ук теләүчеләр танылган чаңгычылардан автографлар ала алачак. Керү ирекле.

Барлык яңалыклар