Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары «Сугышта хатын-кыз йөзе түгел...» проектының икенче этабын тыл хезмәтчәннәренә багышларга тәкъдим итте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июнь). ТР Мәдәният министрлыгында кичә «Сугышта хатын-кыз йөзе түгел...» социаль-гуманитар проектының беренче этабын тормышка ашыру нәтиҗәләренә багышланган ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлар берләшмәсе утырышы узды. Очрашуда Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева Бөек Ватан сугышы елларында шәһәр хатын-кызларының хезмәт батырлыклары турында искәртте һәм проектның икенче этабын тыл хезмәтчәннәренә багышларга тәкъдим итте.
Модератор буларак ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары,«Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова чыгыш ячаган утырышта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина һәм башкалар катнашты.
Казандагы проектның беренче этабы нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, Людмила Андреева Татарстан башкаласында аны тормышка ашыруның беренче көннәреннән башлап масштаблы эш башлануын билгеләде. «Татарстан башкаласында яшәүче барлык 250 хатын-кыз Бөек Ватан сугышы ветеранына кураторлар беркетелде. Февральдә без проектны шәһәрнең барлык районнарында бер үк вакытта тантаналы бәйрәмнәр оештырып тәкъдир иттек, - дип сөйләде ул. - Хатын-кыз ветераннарны хөрмәтләү хезмәт коллективларында дәвам итте - чараларда 2,5 меңнән артык кеше катнашты. Бер үк вакытта барлык предприятие музейларында һәм мәктәпләрдә хатын-кыз ветераннарга багышланган махсус почмаклар ачылды». Моннан тыш, шәһәрнең барлык районнарында да агитбригадалар булдырылган, алар ветераннар яши торган ишегалларына барып, алар өчен концертлар оештырганнар.
Коронавирус инфекциясе пандемиясе проектны тормышка ашыруга төзәтмәләр кертте, дип билгеләп үтте Л.Андреева. Аның сүзләренә караганда, бу чорда эш ветераннарга адреслы ярдәм итүгә юнәлтелгән. «Без аларны азык-төлек җыелмалары, дарулар һәм саклану чаралары белән тәэмин иттек, Җиңүнең 75 еллыгына дәүләт түләүләрен вакытында алуда ярдәм иттек. Җиңү көнендә без барлык котлауларны һәм бүләкләрне тараттык, юбилей медальләрен тапшырдык», - дип сөйләде Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары.
Людмила Андреева Казанда яшәүче хатын-кызларның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән хезмәт батырлыкларын искә төшерде: «Бик зур кыенлыкларны җиңеп, алар заводларда, фабрикаларда үзләренең ирләрен, аталарын һәм абыйларын алыштырганнар, госпитальләрдә эшләгәннәр, яралыларны фронтка һәм тормышка кайтарганнар. Нәтиҗәдә, Казан предприятиеләренә тимерче, штампчы, металл коючы меңләгән хатын-кызлар килгән». Моннан тыш, алар Казанда гына да 11 донор пункты оештырганнар, анда сугыш елларында 42 мең литр кан, 5 мең литр плазма һәм дәвалау сывороткасы җыелган; җылы әйберләр җыю һәм өйдә торып тегүне оештырганнар, оборона корылмалары төзегәннәр.
Казанда яшәүче 300-дән артык хатын-кыз СССР орденнары белән бүләкләнгән һәм дистәләгән мең кеше «Фидакарь хезмәт өчен» медален алган. Шуңа бәйле рәвештә Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары проектның икенче этабын тыл хезмәтчәннәренә багышларга тәкъдим итте.
«Бүген Казанда гына түгел, бөтен республика хатын-кызларының хезмәт батырлыгының билгесез героик сәхифәләрен ачарга кирәк, - диде Л.Андреева. - Без хатын-кызларның хезмәт батырлыгына лаеклы хөрмәт һәм дан бирергә тиеш. Ышанам ки, проект республикабыз халкы өчен тагын да зур популярлыкка һәм әһәмияткә ия булачак».
Исегезгә төшерәбез, «Сугышта хатын-кыз йөзе түгел...» социаль-гуманитар проекты Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы елында «Мәрхәмәт - Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе инициативасы белән старт алды. Проект Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында сөйли, алар Җиңүгә өлеш керткән, каһарманлык күрсәткән, яраланган солдатларны коткарган һәм фронт ихтыяҗлары өчен тәүлекләр буе эшләгән. Проект кысаларында очрашулар, акцияләр, фотокүргәзмәләр, конкурслар һәм башка мәгърифәтчелек чаралары үткәрелә, аларның төп максаты - Бөек Ватан сугышында катнашучы, тыл хезмәтчәне һәм «сугыш балалары» турындагы хәтерне саклап калу.