Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.10.2020, 11:07

Любовь Авдонина: «Кышын вируслар беркая да китмәячәк, шуңа күрә Татарстанда барлык профилактика чаралары сакланачак»

Республикада ОРВИ һәм коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының сезонлы артуы күзәтелә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче октябрь, Ксения Швецова). Татарстанда көчле респиратор-вируслы инфекцияләр белән авыручылар санының сезонлы артуы күзәтелә, шулай ук СОVID-19 белән зарарлану очракларының да артуы билгеле. Вирус инфекцияләрен таратуны профилактикалау чараларын көзге-кышкы чорда үтәргә кирәк булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыруның 51 яңа очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында республикада авырулар саны 8042-гә җитте, бу 100 мең кешегә 215 күрсәткечне тәшкил итә. Үсеш темпы 0,5%-тан 0,6%-ка кадәр артты, дип хәбәр итте Л.Авдонина.

Соңгы тәүлек эчендә коронавирустан – 12 кеше, ә пандемия башланганнан бирле 6860 кеше савыккан.

Татарстанда вирус инфекцияләрен кузгатучылар булуга әйләнә-тирә мохитне мониторинглау дәвам итә. Әйтик, бер атна эчендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре 584 проба алган, шуларның 44-е агып җыелган сулардан һәм 540 анализ әйләнә-тирә мохит объектларыннан. Медицина оешмаларында өслекләрдән 180 смыв алынган, сәүдә объектларында – 58 смыв, транспорт инфраструктурасы объектларында – 125 смыв, тагын 177 пробаны белгечләр азык-төлек продукциясеннән алган. «Бүгенге көндә пробаларның барлык нәтиҗәләре тискәре», – диде Л.Авдонина.

Вирус таралуга каршы көрәш чаралары республика мәктәпләрендә дәвам итә. Бүгенге көндә Казанның 27 мәктәбендә, Лениногорскиның, Яр Чаллының берәр мәктәбендә 29 сыйныфтан 690 укучы карантинда.

«Уку елы башыннан иртәнге фильтр нәтиҗәләре буенча дәресләргә ОРВИ симптомнары яки югары температура булган 6162 баланы кертмәгәннәр», – дип билгеләде республика Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары.

Авырулар саны арту белән беррәттән, COVID-19 диагнозы белән пациентларның үлем нәтиҗәләре артуы күзәтелә. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сүзләренчә, еш кына мондый пациентлар квалификацияле медицина ярдәмен сорап мөрәҗәгать итмәгән.

«Кайбер пациентлар коронавирусның авыр формалары белән авырый. Шулай ук аз санда булса да табибларга мөрәҗәгать итмәгән һәм өйләрендә югары температура белән авыр хәлдәге шәһәр халкы да бар, без андыйларны стационарга эвакуацияләргә мәҗбүрбез», – диде ул.

Л.Авдонина саклану чараларын үтәү кирәклеге турында искәртте. «Билгеле булганча, кыш көне вируслар беркая китми, киресенчә, авыруларның сезонлы артуы күзәтелә, – дип билгеләде ул. – Безне катлаулы көзге-кышкы чор көтә, шуңа күрә профилактика чараларын күрергә кирәк. Без халыкка һава торышына карап киенергә, биналарда микроклимат һәм температура режимы шартларын үтәргә, витаминнар кабул итәргә, дөрес тукланырга, спорт белән шөгыльләнергә киңәш итәбез. Һәм, әлбәттә, битлекләр киеп йөрергә – алардан без якын арада беркая да китмибез, дистанцияне сакларга, кул һәм бөтен өслекләрне антисептиклар белән эшкәртергә».

Барлык яңалыклар