Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.02.2022, 13:10

Любовь Авдонина: «Гыйнварда республикада коронавирус белән авыручылар саны өчтән бер өлешкә артты, омикрон штаммы өстенлек итә»

Татарстанда 700 дән артык бала «Спутник М» прививкасын ясаткан.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче февраль, Ксения Швецова). Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арта бара: гыйнвар аенда, 2021 елның декабре белән чагыштырганда, ул 32,6% ка арткан. Шәһәрлеләр авыруны күбрәк үз гаилә әгъзаларыннан йоктырган. Республикада омикрон штаммы өстенлек итә, ул күпчелек очракта кискен респиратор-вируслы инфекцияләр кебек кичерелә һәм хастаханәгә ятуны таләп итми. Шул ук вакытта грипп һәм башка вирус инфекцияләре таралуга бәйле вәзгыять киеренке кала – авырулар эпидемия бусагасыннан ике тапкыр артып китте, дип хәбәр итте бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Омикрон йоктыручыларның 91% ы, дельта-штамм йоктыручыларга караганда, авыруны җиңелрәк кичергән

Узган тәүлектә Татарстанда 996 COVID-19 авыруы очрагы теркәлгән, шуларның 482 се – Казанда. Пандемия чорында республикада 52 мең 398 очрак теркәлгән, шул исәптән 2022 ел башыннан – 6 мең 163 очрак. Тәүлек эчендә 278 кеше савыккан. Вирус таралу коэффициенты 1,7 дәрәҗәсендә саклана, белгечләр бу елның беренче атнасыннан бирле теркәлә торган авырулар санының артуы дәвам итүен җиткерәләр.

«Гаилә эчендә инфекцияне йоктыру очраклары хезмәт коллективларында зарарлану саныннан 4,4 тапкыр артып китә», – диде Л.Авдонина. Республикада ПЦР-тест үткәрү очраклары арта, соңгы атнада 100 мең кешегә 498 тест уздырылган, дип өстәде ул. Татарстан лабораторияләрендә барлыгы 5 млн 92 мең тест үткәрелгән.

Коронавируска шикләнелгән 56 мең 17 кеше күзәтү астында кала. «Республикада омикрон штаммы өстенлек итә, ул шактый тиз йогуы белән аерылып тора, - дип аңлатты Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары. – Тикшеренүгә Татарстаннан барлыгы 392 проба җибәрелде, 137 проба уңай нәтиҗәле булды. Аларның 85 е – омикрон штаммы белән авыручыларныкы, 52 се – дельта штаммы белән. Ягъни уңай нәтиҗә биргән пробаларның 62% ы омикронга туры килә».

Омикрон штаммы йоктыруның 85 очрагының 16 сы гына чит илләрдән һәм ил субъектларыннан алып кайтылган. Шул ук вакытта авыру штаммы күпкә җиңелрәк кичерелә, ди Л.Авдонина. «78 кешенең авыруы ОРВИ кебек узды – бу барлык чирләүчеләрнең 91% ы, – дип өсти ул. – Тагын җиде авыруда симптомнар булмады. Омикрон белән авыручылар арасында үпкә ялкынсынуы һәм инфекциянең авыр формада үтүе күзәтелмәде».

Бер оешмага коронавируска каршы чараларны үтәмәгән өчен 800 мең сумлык штраф салынган, 40 меңнән артык бала дәрескә кертелмәгән

Уку йортларында иртәнге фильтрлар эше дәвам итә. Дәресләрдән читләштерелгән балалар саны кими, дип билгеләп үтә белгечләр. Әйтик, узган тәүлек эчендә дәресләргә 768 укучы кертелмәгән, аннан алдагы атнада аларның саны тәүлегенә мең кешедән артып киткән иде. Уку елы башыннан алып кискен респиратор-вируслы инфекция билгеләре һәм температура аркасында дәресләргә 41 мең 676 бала кертелмәде.

Авырулар күп булу сәбәпле, бүгенге көндә республиканың 10 мәктәбендә укулар туктатылган. 2560 сыйныф өлешчә карантинда, аларда 57 мең 829 бала белем ала. Балалар, авыручыларның процентына карап, 7-10 көнгә карантинга җибәрелә, дип искәртте Л.Авдонина. Дәресләрдә авыру сәбәпле мәктәп укучыларының 20% тан артыгы булмаганга, мәктәп җитәкчелеге әлеге чараларны кулланырга мәҗбүр булган.

Татарстанда республика объектларының коронавируска каршы чараларны үтәү буенча контроль-күзәтчелек чаралары дәвам итә. Бер атна эчендә 305 объект тикшерелгән, 97 сендә хокук бозулар ачыкланган – бу тикшерелгән объектлар саныннан 32% ка якын. «Иң еш күзәтелгәннәре – битлекләрне дөрес кимәү яки гомумән кулланмау, аларны даими алыштырмау. Еш кына эш сменасында бер генә битлек киелә, – ди Л.Авдонина. – Шулай ук хокук бозулар биналарны һәм өслекләрне эшкәртүгә, антисептикларны куллануга да кагыла».

Таләпләрне үтәмәүчеләргә карата 822 мең сумлык 144 беркетмә төзелгән, бер кафе эшен туктаткан, дип хәбәр итте спикер.

Вируслы авырулар арасында 66% ы грипп вирусларына туры килә

Кискен респиратор-вируслы инфекцияләр һәм грипп белән авыручылар саны буенча Татарстанда эпидемиологик бусагадан ике тапкыр арту күзәтелә. Бүгенге көндә республикада гриппның 867 очрагы теркәлгән, аларның төп өлеше – H3N2 гриппы.

«Бүгенге көндә әлегә грипп вируслары күп, алар авыруның өчтән икесен тәшкил итә. Тагын өчтән бере башка кискен респиратор вирус инфекцияләренә туры килә, - дип аңлатты Л.Авдонина. – Әлегә кискен респиратор-вируслы инфекцияләр ягына күчеш күзәтелми. Бу грипп сезоны дәвам итә, дигән сүз. Ул март ахырына кадәр сакланачак».

Вакцинациянең беренче компонентын республика халкының 80% ка якыны эшләткән

Коронавирустан вакцинаның беренче компонентын 2 млн 409 мең 864 кеше ясаткан, ягъни халык санының 79,1% ы дигән сүз, дип хәбәр итте ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков. Икенче компонентны 1 млн 891 мең 236 кеше ясаткан. Вакцинацияне икенче тапкыр 199 мең кеше узган.

60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр арасында 426 мең 111 кеше ике компонент белән вакцинация узган, бу республикада яшәүчеләрнең гомуми санының 70% ын тәшкил итә.

Татарстанга «Спутник М» балалар вакцинасының 2880 дозасы кайткан. Беренче компонентны бүгенге көндә 701 бала ясаткан.

«Вакцина баланы инфекциянең авыр формаларыннан саклап калырга мөмкинлек бирә. Балаларның 3-4% ы авыр формада авырый. Вакцинация – авыруны минимальләштерүнең бердәнбер варианты», – дип ассызыклады В.Жаворонков.

«Табиблар ялсыз эшли, мөмкин булган барлык көчләр һәм чаралар җәлеп ителде»

Бүгенге көндә, В.Жаворонков сүзләренә караганда, республикада 56 вакытлы йогышлы госпиталь ачылган, авырулар өчен 4057 урын әзерләнгән. Аларның 3508 ендә яталар, 13,6% ы буш. «Тулаем алганда, урыннар буенча без проблемалар күрмибез. Башка госпитальләр дә ачылуга әзер, кирәк булган очракта урыннар санын арттыра алабыз, – дип өстәде В.Жаворонков. – Алдан барысы да уйланылган, бернинди риск та юк. Өстәвенә, омикрон белән хастаханәдә ятучылар саны, дельта-штамм белән ятучыларга караганда, күпкә азрак күзәтелә». Хастаханәгә салу турындагы мәсьәләне хәл иткәндә өлкән яшьтәге категория вәкилләренә, хроник авырулары булган кешеләргә һәм йөкле хатыннарга аерым игътибар бирелә, дип өстәде ул.

Авыру барышы чагыштырмача җиңел формада узу очракларына карамастан, тулаем алганда, сәламәтлек саклау системасында хәл киеренке кала. «Табиблар ялларсыз эшли. Мөмкин булган барлык көчләр һәм чаралар җәлеп ителгән, ординаторлар, студентлар, шулай ук медицина белеме булмаган волонтерлар да эшли», – диде В.Жаворонков.

Татарстандагы кискен эпидемия ситуациясенә бәйле рәвештә амбулатор-сырхауханә челтәрендә планлы медицина ярдәме күрсәтү вакытлыча туктатылды. «Планлы ярдәм сырхауханәләрдә туктатылса да, стационарда планлы ярдәм тулы күләмдә күрсәтелә», – дип ассызыклады В.Жаворонков.

Исегезгә төшерәбез, республикада өлкән кешеләргә вакытлыча планлы медицина ярдәме күрсәтелми, шул исәптән профилактик медицина тикшерүләре һәм халыкның билгеле бер төркемнәрен диспансерлаштыру да үткәрелми. Шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәк пациентларны республика авылларыннан хастаханәләргә алып килү (вакцинация узу – искәрмә), балалар һәм яшүсмерләргә кайбер профилактик медицина тикшерүләре үткәрү дә туктатылды.

Барлык яңалыклар