Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәте ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары сүзләренә караганда, көзен һәм кышын кискен респиратор-вируслы инфекцияләр күтәрелү көтелә, шул исәптән коронавирус та.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче август, Камилә Гобәйдуллина). Республика һәм шәһәр көне уңаеннан бәйрәм чаралары төрле мәйданчыкларда кешеләр агымын максималь рәвештә аеру өчен ковидка каршы чараларны үтәү белән узачак. «Оештыручылар барлык профилактика чараларын исәпкә алды, халыкка битлек киеп йөрергә киңәш итәбез. Бәйрәм чараларында прививка ясамаган кешеләргә һәм йөкле кешеләргә йөрергә киңәш итмибез», – диде бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәте ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Узган тәүлектә Татарстанда СОVID-19 авыруының 50 яңа очрагы ачыкланган. Коронавирус 27 казанлыда, 7 Чаллы кешесендә, Тукай районында яшәүче 4 кешедә, Лениногорск районында яшәүче 3 кешедә, Буа районында яшәүче 2 кешедә табылган, Азнакай, Актаныш, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш һәм Ютазы районнарында берәр авыру очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле республикада 25 мең 267 очрак ачыкланган. «Авыру үткән атна дәрәҗәсендә кала. Июльнең шул ук чоры белән чагыштырганда 10,7%-ка үсеш күзәтелә», – дип хәбәр итте Л.Авдонина.
Барлыгы пандемия башланганнан бирле 22 мең 209 кеше сәламәтләнде, шул исәптән узган тәүлектә – 42 кеше, дип өстәде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков. Ул хәбәр иткәнчә, бүгенгә планлаштырылган санда 52% кеше вакцинацияләнгән – 983 мең 398 кеше, шуларның 826 мең 412 кеше икенче прививка алган. Прививка ясатучылар арасында – 17 йөкле. Кабат вакцинация уза торган халык саны арта – шундый 2275 кеше. «Компонентлар бар, ләкин әгәр сез билгеле бер вакцина белән прививка ясатырга телисез икән, көтү кәгазенә басу яхшырак», – дип кисәтте В.Жаворонков.
Коронавирус инфекциясенә каршы прививкаларны мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре дә алды: урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә – 77,5%, югары уку йортларында – 54%, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында 58% прививка ясалган.
Республикада гриппка каршы прививка кампаниясенә әзерлек башланды, көз һәм кыш көне кискен респиратор-вируслы инфекцияләр белән авыручылар саны арту көтелә. «Әгәр хәзер без яңа коронавирус инфекциясе дулкыннарын гына карыйбыз икән, бу айсбергка безнең гадәти кискен респиратор-вируслы инфекцияләр дә кушылачак, алар 900 төргә якын. Бүгенгә бары тик прививка гына безгә үсешкә китмәскә һәм яңа чикләүләр кертмәскә мөмкинлек бирәчәк», – дип ассызыклады Любовь Авдонина.
Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары балаларны гриппка каршы вакцинацияләүнең зарурлыгына игътибарны юнәлтте, алар риск төркеменә керә. «Яңа коллективлар формалашуын исәпкә алып, барысы да балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә бара, бу кирәк», – диде ул.