Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.10.2020, 13:52

Любовь Авдонина: «Татарстан халкы арасында коронавирус белән авыручыларның 70%-ы профилактика чараларына битараф караган»

Республикада 868 кеше медицина күзәтүе астында кала, алар СОVID-19 ачыкланган авырулар белән элемтәгә кергән.

Фото: Денис Гордийко фотосы

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче октябрь, Ксения Швецова). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар белән элемтәгә кергән 868 кеше медицина күзәтүе астында кала. Республика һәм аның башкаласында яшәүчеләрне санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә чакыралар, чөнки бүген авыручыларның 70%-ы профилактика чараларын үтәмәгән, дип таныдылар. Матбугат конференциясендә республикада агымдагы санитар-эпидемиологик вәзгыять турында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина һәм ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.

Авыручыларның өчтән бере - 18-дән 39 яшькә кадәргеләр

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус белән авыруның 36 яңа очрагы теркәлгән, дип искәртте Л.Авдонина. Татарстанда бүгенге көнгә коронавирус белән барлыгы 7654 кеше авырган, бу күрсәткеч 100 мең кешегә исәпләгәндә 205 очрак тәшкил итә, яңа очраклар үсеше 0,4% дәрәҗәсендә кала.

Соңгы тәүлек эчендә 36 кеше сәламәтләнде, ә пандемия башланганнан бирле - 6484 кеше, дип хәбәр итте В.Жаворонков.

Пациентларның 2,6%-ы авыруны катлаулы формада кичерә, уртача катлаулы форма авыручыларның 44%-ында теркәлгән, авыручыларның 28%-ы симптомнарсыз авырый.

Авыру структурасы үзгәрми диярлек, дип билгеләде Л.Авдонина. Авыручыларның төп өлешен элеккечә үк - 47% - эшчеләр (23%) һәм хезмәткәрләр (24%) тәшкил итә.

«Эш бирүчеләргә коронавирус таратуны профилактикалауның барлык чараларын тайпылышсыз үтәргә кирәк, - дип билгеләп үтте спикер. - Без хезмәт коллективларында 127 йогышлы чир учагын теркәдек һәм аларның 83-ендә вирус таралуга этәргеч була алган хокук бозуларны ачыкладык. Ягъни таләпләр коллективларның 65%-ында үтәлмәгән».

Барлык оешмаларда хезмәткәрләргә башка кешеләр белән элемтәләр санын максималь чикләргә, барлык киңәшмәләрне онлайн-режимга күчерергә, уртак бәйрәм итүләрне, чәй эчүләрне һәм хезмәттәшләренең очрашуларын булдырмаска кирәк, дип өстәде Л.Авдонина.

«Шулай ук температуралы яки хәтта температурасыз, әмма нинди дә булса кискен респиратор-вируслы инфекцияләр билгеләре булган затларны эштән читләштерүне контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк. Хәтта гади ютәл яки төчкерү күзәтелгән кеше дә бу авыруның таралу куркынычы булырга мөмкин», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары.

Белгечләрне шулай ук 18 яшьтән 39 яшькә кадәрге авыручылар да борчый - бу авыруның гомуми структурасында 30% чамасы.

«Әлеге яшь категориясендә булган авыручыларның күбесе дискотекаларда яки төнге клубларда булуын таный, - дип билгеләде Л.Авдонина. - Исегезгә төшерәм, әлеге оешмалар чикләү астында тора. Күрәсең, аларның бер өлеше легаль булмаган рәвештә эшли - мондый фактлар турында мәгълүмат полициягә тапшырыла. Зинһар, мондый массакүләм җыелу урыннарына йөрмәгез, чөнки анда тамчылы инфекцияләр тарату өчен идеаль шартлар».

1-нче сентябрьдән кискен респиратор-вируслы инфекцияләр билгеләре булган 5,2 меңнән артык бала укудан читләштерелде

Коронавирус йоктырган балаларның саны элеккечә түбән дәрәҗәдә кала - бүгенге көнгә бу 4,4% яки 332 бала. Уку елы башлану белән мәктәп коллективларында COVID-19 белән авыруның 63 очрагы ачыкланды: 15 укучы, 15 студент һәм 33 педагог авырый башлаган. 27 инфекция учагы ябылган, 36 учак күзәтү астында кала.

Казанда, коронавирус инфекциясен ачыклау белән бәйле рәвештә, дүрт мәктәптә 8 сыйныф ябылды, 208 бала офлайн режимында укудан читләштерелде. Бүгенге көндә кискен респиратор-вируслы инфекцияләрне профилактикалау максатында уку процессы 77 сыйныфта өзелде, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары.

«Мәктәпләрдә фильтрлар эшләвен дәвам итә: балаларны һәм педагогларны карау һәр смена алдыннан үткәрелә, - диде Л.Авдонина. - Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда укудан температурасы яисә кискен респиратор-вируслы инфекцияләр билгеләре булган 105 кеше читләштерелде, ә уку елы башыннан дәресләргә барлыгы 5248 бала кертелмәде, бу безгә мәктәпләрдә инфекция таралуына юл куймау мөмкинлеген бирде».

Сәламәт яшәү рәвеше алып бару һәм профилактика чараларын үтәү авырмый калырга ярдәм итәчәк

Гомумән алганда, бүген республикада кискен респиратор вирус инфекцияләре белән авыручыларның сезонлы артуы күзәтелә.

«Табибларга мөрәҗәгать итү һәм ашыгыч ярдәм чакыру саны хәтта кискен респиратор-вируслы инфекцияләрнең иң кечкенә симптомнары буенча да нык арткан, чөнки теләсә нинди симптомга халык коронавирус билгесе итеп карый, - дип билгеләде В.Жаворонков. - Шуңа бәйле рәвештә хастаханәләрдә һәм поликлиникаларда пациентларның артуы күзәтелә».

Үзеңне коронавирустан, грипптан яки кискен респиратор-вируслы инфекцияләрдән саклау өчен, белгечләрнең киңәшләрен үтәргә кирәк, дип ассызыклады Л.Авдонина.

«Авыручыларның 70%-ы профилактика чараларын санга сукмауларын таныдылар, - диде ул. - йоктырмас өчен бер үк битлекне берничә көн киеп йөрү генә җитми - бөтен кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк».

Битлекне һәр ике сәгать саен алыштырырга кирәк, ул сулыш органнарын тулысынча ябарга һәм биткә тыгыз орынып торырга тиеш, дип искәртте спикер. Шулай ук кулларны җентекләп юарга һәм аларны антисептик белән, бармак очларына һәм бармак араларына акцент ясап, эшкәртергә кирәк.

«Саф һавада ешрак йөрегез. Әгәр мөмкинлек бар икән, автобуста баруга караганда җәяү йөрү яхшырак. Урамда йоктыруның бер генә очрагы да юк әле, чөнки вирус зәгыйфь, һавада ул үлә, - диде Л.Авдонина. - Дөрес тукланырга, эш урынында өслекне эшкәртергә, кешеләр күпләп җыела торган урыннарга барганчы һәм барганнан соң тамакны диңгез суы яисә сода эремәсе белән чайкарга кирәк».

Шәхси саклану чараларын дөрес файдалану, шулай ук антисептиклар ярдәмендә кулларны зарарсызландыру буенча тәкъдимнәрне Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе сайтында табарга мөмкин.

Барлык яңалыклар