В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Халыкара йога көнен Казанда медитация, чәй тантанасы һәм тавыш терапиясе белән билгеләп үтәчәкләр
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы июнь). Казанда 21 нче июньдә Халыкара йога көне билгеләп үтеләчәк. Кати Гуру халыкара клубы тренерлары программасы буенча массакүләм күнегүләр Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк түбәсендә узачак.
Мәсәлән, 19:00 сәгатьтә тавыш терапиясе элементлары белән хатха-йога башлана, ул 30 минут дәвам итәчәк. Аннары медитация планлаштырыла, ул да вакыт буенча 30 минут алачак. Шуннан соң чәй тантанасы булачак, дип хәбәр иттеләр IT-паркның матбугат хезмәтендә.
Күнегүләрдә теркәлү буенча катнашу бушлай. Келәм һәм эчәргә су алып килергә киңәш ителә.