Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.06.2019, 10:12

Казанның иң яхшы чыгарылыш сыйныф укучысы: «Имтиханда таныш булмаган биремнәр була алмый»

Рамил фикеренчә, БДИның югары нәтиҗәләре - тырышып уку күрсәткече генә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июнь, Алинә Бережная). Күптән түгел Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2-нче татар гимназиясе укучысы Рамил Баһавиевның БДИ нәтиҗәләре буенча 399 балл җыюы турындагы яңалык Казанның мәгълүмати киңлеген шартлатты. Соңгы берничә көн эчендә егетнең телефоны журналистлар шалтыратуларыннан да тынганы юк икән. KZN.RU порталы хәбәрчесе дә Рамил белән очрашты, егет үз чиратында уңыш серләре белән бүлеште һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты.

Рамил үзе әйткәнчә, ул шаккатырлык берни дә эшләмәгән (укучы рус теле, информатика һәм физика буенча 100 балл һәм математика буенча 99 балл җыйды - ред. иск.), чөнки БДИның югары нәтиҗәләре - тырышып уку күрсәткече генә. «Бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшыру – бу күп еллар дәвамында күп көч таләп итә торган хезмәт нәтиҗәсе. Бер төн эчендә имтиханга әзерләнеп булмый. Мин мәктәптә генә түгел, махсус әзерлек дәресләрендә дә ныклап әзерләндем, мөстәкыйль рәвештә әдәбият өйрәндем», – дип сөйләде Рамил һәм сайланган фәннәргә мәхәббәте зур роль уйнавын да билгеләде.

Яхшы әзерлек узуга карамастан, безнең герой, унберенче сыйныф укучылары кебек үк, имтиханга барганда дулкынлану кичергән. Барыннан да бигрәк физика өчен борчылган. Сынамышларга һәм халык арасында йөри торган ышануларга таянмаган – бары тик үз көчеңә ышанган. «Биремнәрне күргәнче, нык дулкынландым. Аннары уй-фикерләрне җыйдым һәм куркыныч бернәрсә дә юклыгын аңладым. Мин боларның барысын да үттем бит инде. Дуслар, имтиханда таныш булмаган биремнәр булырга мөмкин түгел. Имтиханнарны тапшыру түгел, аларның нәтиҗәләрен көтү куркынычрак булды, чөнки көтү һәрчак йончыта», – дип сөйләде Рамил.

Сүз уңаеннан, чыгарылыш укучысының төгәл фәннәргә балачактан ук һәвәслеге булган. Аның сүзләренә караганда, ул әти-әниләренә еш кына төрле сораулар биргән, алар аңа җавап табарга тырышканнар, күп укыган, башваткычлар, ребуслар чишкән. «Мөгаен, балачактан анализларга, фикерләргә һәм күп уйларга яратканмындыр мин. Мин бик тә кызыксынучан бала идем, әти-әнием дөньяны танып-белергә теләвемне һәрчак хуплады, минем белән өлкәннәр кебек сөйләштеләр», - дип аңлатты элеккеге укучы.

Чыгарылыш сыйныф укучысы төгәл фәннәрдән бигрәк тә математиканы нык ярата. Уй-фикерләрне системалаштыра һәм фикерләү сәләтен үстерә, дип саный ул. Рамил нәкъ менә шушы фән белән тормышын бәйләргә – галим булырга һәм мөһим ачыш ясарга тели. «Математика - барлык фәннәрнең патшасы. Аны аңласаң, башка предметларны да уңышлы өйрәнеп була. Фәнгә өлеш кертәсем килә – бу минем зур җиңүем булачак», - дип раслый Рамил. Героебыз Татарстаннан китәргә җыенмый – ул укуын Казан югары уку йортында дәвам итәргә тели. Сүз уңаеннан, аңа университет ректорларыннан инде чакырулар килә башлаган. «Казан – минем туган илем, монда гаиләм, йортым, тамырларым, бу элемтәне өзәсем килми, шуңа күрә монда укырга калам», – дип аңлатты Рамил.

Чыгарылыш сыйныф укучысының мәктәп елларын күңелсез узган дип әйтеп булмый. Дәреслекләр, китаплардан тыш, ул күп вакытын дуслары белән уздырган, спорт секцияләренә, футбол һәм волейбол секцияләренә йөргән.

Рамилне сыйныфташлары да хөрмәт итә, дип саный Казан федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2-нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина. «Бу искиткеч белемнәре булган талантлы бала, хәзер андыйлар бармак белән генә санарлык. Аның нәкъ менә безнең гимназиядән булуы белән горурланабыз. Чыгарылыш кичәсендә сыйныфташлары Рамилнең әтисен чолгап алды һәм аның белән фотога төшә башладылар, шундый искиткеч ул тәрбияләгәне өчен рәхмәт аңа», – диде К.Хәмидуллина.

Рамилгә мәктәп белән саубуллашуы авыр, 11 ел эчендә туган гимназиясе аның өчен икенче йортына әверелгән. «1-нче сентябрьдә мәктәпкә бәйрәм линейкасына килмәячәгемне ахыргача аңлап бетермим әле. Бу мәңгегә хәтердә калачак искиткеч еллар булды, һичшиксез, укытучыларга кунакка киләчәкмен һәм аларны уңышларым белән куандырачакмын», – дип сөйләде Рамил һәм булачак укучыларга сабырлык, яхшы уку, үз көчләренә ышану һәм бернидән дә курыкмауларын теләде. «БДИ – ул бары тик бер генә сынау, анда туктап калырга ярамый. Әгәр мин имтиханнарны тапшыра алганмын икән, димәк, сезнең дә килеп чыгачак», - дип йомгаклады булачак студент.

Барлык яңалыклар