Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.11.2025, 10:48

Иң яхшы Кремль күренеше, акчарлакларны күзәтү мәйданчыгы һәм «игелекле» велосипед биреп тору ноктасы

Казанда тагы сигез иҗтимагый киңлек төзекләндерелгән

Бу елны Казанда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында өч зур иҗтимагый киңлек төзекләндерелгән. Тагын бишесе Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына яңартылган.

Мәскәү районының Серов урамында урнашкан инклюзия юнәлешендәге бульварның икенче участогын төзекләндерү эшләре тәмамланган. Биредә яңарту эшләре 2023 елдан бирле алып барыла. Бу елгы эшләр тукталыш пунктыннан сулыкка кадәр тыныч кына ял итеп йөрү өчен билгеләнгән мәйданда башкарылган. Әлеге киңлектә ял итү урыннары булган «урман фатиры»н, ишарәләр теле дәресләре өчен мәйданчыкны, аз хәрәкәтләнүче кешеләр өчен яшелчәләр үстерергә яраклы махсус чүлмәкләре булган иҗтимагый бакчаны һәм сулы уеннар өчен мәйданчыкны күрергә була. Шулай ук церебраль параличлы балаларга дип җайлаштырылган велосипед юлының кече түгәрәге ясалган.

«СИБУР Холдинг» гавами акционерлык җәмгыяте ярдәме белән сулыкның экосистемасы торгызылган – су төбендә 2600 тоннадан артык катлам чистартылган һәм су үсемлекләре утыртылган, шулай ук бульварның үзәк өлешендә «Игелекле Казан» фонды тарафыннан велосипедлар биреп тору ноктасы булган, лекцияләр үткәрү өчен каралган 86 квадрат метр мәйданда павильон ачылган.

Яңа Савин районында Акчарлаклар күле тирәсендәге территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә. 13,8 гектар мәйдандагы әлеге табигый территориядә акчарлак, бакылдык үрдәк, камыш чыпчыгы, кашкалак, су күсесе кебек бик күп төрдәге кошлар һәм хайваннар яши.

Зур Акчарлак күлен төзекләндерү эшләре акчарлакларның популяциясен саклау һәм аларның оя кору урыннарын яклау максатыннан менә инде икенче ел рәттән июль аенда гына башлана. Бу елны биредә Академик Лаврентьев урамы ягыннан күлне күзәтә торган тагы бер мәйданчык ясаганнар һәм әйләнә-тирәне тулысынча яшелләндергәннәр. Моннан тыш, Кече Акчарлак күле янындагы паркны кече архитектура формалары – эскәмияләр, спорт җайланмалары һәм балалар өчен уен җиһазлары белән тулыландырганнар.

Вахитов районында, Кремль һәм Батурин урамнары арасында, күптән түгел генә «Зилант» исеме бирелгән скверда төзекләндерү эшләре башкарылган. Шунысы үзенчәлекле, әлеге сквер аша башкала халкы, шәһәр кунаклары Казан Кирмәненә юл тота.

Скверда фонтан торгызылган, гранит эшләр башкарылган, баскыч мәйданчыкларына һәм төшә торган юлларга брусчатка җәелгән, эскәмияләр һәм урналар куелган, әлеге киңлек зәвык белән яшелләндерелгән. Фонтанның үзәгенә шәһәрне саклый торган символ буларак бронзадан эшләнгән «Зилант-саклаучы» скульптурасы куелган. Композициянең авторы – скульптор Әлфиз Сабиров. Скульптураның биеклеге 3 метрдан артыграк, авырлыгы – 800 килограмм. Эшләр Кытайның иң эре корыч кою остаханәләренең берсендә башкарылган. Ике яктырту баганасына зурысына охшаш кече Зилантларны беркеткәннәр. Скверга керү юлында шәһәр халкын, кунакларны Татарстанның милли бизәкләренең берсе булган ике лалә чәчәге скульптурасы каршы ала.

Илкүләм «Тормыш өчен инфраструктура» проекты кысаларында «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча әлеге иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүгә 304,5 миллион сум акча тотылган.

Республика бюджеты һәм бюджеттан тыш финанслау чаралары хисабына 1 410 миллион сумга тагын биш объект төзекләндерелгән.

1 июньдә Балаларны яклау көнендә Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасы янында уеннар һәм үсеш зоналары булган балалар мәйданчыгы ачылган.

Казансу елгасында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә илтә торган территория төзекләндерелгән. Хәзер әлеге мәдәни мирас объектына ел әйләнәсе кереп булачак. Биредә яктырткычлар куелган җәяүлеләр күпере төзелгән, туристлар автобусы һәм аз хәрәкәтләнүче сәяхәтчеләр өчен парковка ясалган, парковкадан гыйбадәтханәгә илтә торган баскыч яңартылган, дин юлындагыларның ихтыяҗлары өчен павильон куелган, янәшәдәге территориядә яктырткычлар куелган өстәмә җәяүлеләр юлы төзекләндерелгән. Әлеге урын шәһәрдә Казан Кремлен күзәтә торган иң яхшы мәйданчыкларның берсенә әйләнгән.

Җиңү паркында махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә мемориаль таш куйганнар. Киләчәктә монда мемориаль зонаны төзекләндерергә ниятлиләр.

Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан фронтовик шагыйрь Фатыйх Кәримгә һәйкәл куелган һәм Декабристлар урамында Яшьләр скверының бер өлеше төзекләндерелгән. Салават күпере микрорайонында, «Бионика» лицее янында, Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм танылган хәрби теоретик генерал Мәхмүт Гәрәевка бюст ачылган.

Барлык яңалыклар