Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.04.2019, 10:23

Үз эшләренең осталары: «Кунакчыллык йолдызлары» уңыш серләре турында

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель, Алинә Бережная). Казанда «Кунакчыллык йолдызлары» шәһәр конкурсына йомгак ясалды. Быел анда туристлык, ресторан һәм кунакханә индустриясе предприятиеләренең 130-дан артык хезмәткәре - официантлар, пешекчеләр, җыештыручылар, барменнар, гидлар һәм башка белгечләр катнашты. «Кунакчыллык йолдызлары» KZN.RU порталы укучыларына уңыш серләре, һөнәргә тугрылык һәм киләчәккә планнар турында сөйләде.

Екатерина Пастушкова, 23 яшь, «Иң яхшы портье» номинациясе җиңүчесе

1,5 ел элек, студент булганда, Екатерина Ramada Kazan кунакханәсенә портье булып эшләргә килгән. Яшерми: һөнәр сайлау турында озак уйламаган, эшнең кызыклы, актив һәм кешеләр белән бәйле булуын теләгән. «Мин бик аралашучан, кешеләргә ярдәм итәргә яратам, миңа үз эшеңнең нәтиҗәләрен күрү ошый, портье – боларның барысын да берләштергән идеаль һөнәр», – дип сөйли Екатерина.

Беренче карашка, портье булу җиңел кебек: кунакларны каршы аласы да елмаясы. Тормышта барысы да башкача. Туристларга ярдәм итү, рәсмиләштерү өчен документлар әзерләү, аларны ачкычлар белән тәэмин итү, бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү – болар Екатерина алдында торган бурычларның кечкенә бер исемлеге генә. «Портье һөнәрендә иң мөһиме – күп бурычлар шартларында эшли белү, әмма һәр эшне яратып башкарсаң, барысы да яхшы килеп чыгачак», – дип ышана ул.

Аның сүзләренә караганда, эшләү чорында 2018 елдагы Футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрү көннәре иң киеренке вакыт булып истә калган. «Чит ил кешеләре шулкадәр күп иде ки, мин инде рус сөйләмен оныта башладым, тәүлек буе инглиз телендә сөйләшергә туры килде», – дип көлә Екатерина. Бер тапкыр кунакханәгә гаилә килүен искә ала. Баланың паспорты югалган, ә документларсыз кунакханәгә кертергә ярамый. Екатерина кунакларны чит шәһәрдә ташлап калдыра алмый. «Миграция хезмәтләренә шалтыраттым, төрле вариантлар эзләдем, бу гаиләгә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыштым, шул ук вакытта кунакханәгә яңа туристлар килә торды - аларга да игътибар соралды. Кыскасы, бу көнне мин истә калдырдым», - дип сөйли Екатерина.

Кунакханәдә эшләү белән беррәттән безнең героиня конфликтолог һөнәренә университетта укый, әмма тормышын кунакханә хезмәте белән бәйләргә планлаштыра. «Минем белемем шәхси үсешкә, тораклар белән килеп чыккан бәхәсле хәлләрне хәл итүдә ярдәм итәчәк. Үз һөнәремне таптым һәм аны үзгәртергә теләмим», - дип саный Екатерина.

Ул «Кунакчыллык йолдызлары» конкурсы вакытында бик борчылуын белдерә, үзенең җиңүенә ышанган кешеләрне сынатырга теләми.

Руслан Камалов, 24 яшь, «Иң яхшы ресторан менеджеры» номинациясе җиңүчесе

Руслан Камалов хәтта иң нәзберек кунакка ничек ярарга кирәклеген белә. Ресторан бизнесында 8 ел элек официант булып эшли башлаган, аннары бармен һөнәрен үзләштергән, пешекче, хостес булып хезмәт иткән, ә хәзер Mili рестораны менеджеры вазыйфасын билим, дип сөйли. «Миңа бәхет елмайды, төрле вазыйфаларда эшләдем, шуңа күрә кунакларның ялын ничек яхшы итеп оештырырга икәнлеген беләм. Әйе, кунакханәгә килүчеләрнең дә төрлесе була, әмма һәр кешегә шәхсән якын килеп була», – ди Руслан.

«Кунакчыллык йолдызлары» конкурсына ул үзенең һөнәри сыйфатларын тикшерү өчен килгән. Руслан сүзләренә караганда, үз көченә ышанган, көндәшлек рухыннан канәгатьлелек алган. «Шулай килеп чыкты ки, мин барлык сынауларны да беренче булып уздым, шуңа күрә борчылырга вакыт булмады. Мондый конкурста катнашу – үзеңне профессионал буларак сынап карау, хезмәттәшләреңнән нәрсәгә дә булса өйрәнер өчен мөмкинлек», - дип саный Руслан.

Казан ресторанының иң яхшы менеджеры һөнәрен якын арада үзгәртергә җыенмый, ресторан бизнесын камилләштерү турында хыяллана.

Анна Апресян, 35 яшь, «Иң яхшы пешекче» номинациясендә җиңүче

Анна Апресян аш-су серләренең барлык нечкәлекләрен белә. Балачактан пешерергә яратуы һәм яңа ризыклар уйлап табарга хирыс булуы турында сөйли. «Пешекче – иҗади һөнәр, бер үк ризыкны төрлечә пешерергә була», –дип билгеләп үтә Анна.

Паэльяны үзенең яратып пешерә торган ризыгы дип атый. Шул ук вакытта, Анна фикеренчә, теләсә кайсы ашның төп ингредиенты – ул мәхәббәт. Анна шуңа ышана: һәр ризыкны күңел кушып әзерләү генә аңа бәйгедә җиңү алып килгән. «Бик борчылдым, чөнки көндәшләрем дә үз эшләренең осталары иде. Кунакларны ризыкны бирү осталыгы һәм, әлбәттә инде, ризык тәме белән белән шаккаттырырга тырыштым », – дип сөйли Анна.

Айгөл Сәлахова, 31 яшь, «Иң яхшы җыештыручы» номинациясендә җиңүче

Айгөл Сәлахова инде 9 ел кунакханә җыештыра һәм тәртип урнаштыра. Шәһәрлеләрнең кәефе турыдан-туры җыештыру эшенә бәйле, дип сөйли ул. «Беркемнең дә җыелмаган номерда яшисе килми, эшем аркасында кунаклар үзләрен өйдә кебек хис итәләр», – дип ышана Айгөл. «Җыештыру мине тынычландыра, уйларга бирелеп эшлисең", - дип сөйли Айгөл. Җыештыру эше күзгә күренми торган хезмәт кебек – кунаклар синең эшеңне җыештырылган бүлмә аша гына бәяли ала. Шуңа да карамастан, кунакларның кунакханәдә үзләрен яхшы хис итүләре бүлмәнең чисталыгына бәйле.

Белеме буенча героинябыз транспорт электротехнигы, әмма белгечлеге буенча эшләргә җыенмый, үз эшемне таптым инде, ди. «Эшемне бик яратам, шуңа аңа тулысынча биреләм. «Кунакчыллык йолдызлары» - уникаль тәҗрибә, биредә үз осталыкларыңны арттырырга һәм хезмәттәшләреңне дә нәрсәгә дә булса өйрәтергә мөмкин», - дип сөйли Айгөл.

Даниил Латыйпов, 19 яшь, «Иң яхшы бармен» номинациясе җиңүчесе

Бармен – эчемлекләр буенча белгеч кенә түгел, сизгер психолог та. Даниил үз һөнәрендә барыннан да бигрәк кунакларны гаҗәпләндерергә ярата, ди. «Миңа кунакларның ни яратуларын белү ошый. Бармен – ул бераз психолог, кеше белән аралашкач, аның тәмен белергә һәм уникаль коктейль әзерләргә мөмкин», – ди Даниил.

Эчемлекләр төрлелегенә карамастан, Даниилның үзенең яраткан эчемлеге юк. Ул һәр коктейльны күңел биреп һәм кабатланмас итеп ясарга тырыша.

Бармен профессиясендә безнең герой ике ел эшли, һәм бу вакыт эчендә тормышын кунакчыллык өлкәсе белән бәйләргә теләвен аңлаган. «Җиңәрмен дип көтмәгән идем. Миңа нибары 19 яшь, һәм мин ике ел бармен булып эшлим. Минем өчен бу җиңү бик кыйммәтле, хәзер мин тагы да күбрәк үсәргә, тагын да зуррак уңышларга омтылырга һәм Казан иң кунакчыл шәһәр статусын алсын өчен барысын да эшләргә телим», - дип йомгаклады Даниил.

София Федорова, 30 яшь, «Иң яхшы экскурсиячесе» номинациясендә җиңүче

Казанда яшәүче София Федорованың мәктәптән үк хәтере яхшы була һәм тарихка мәхәббәте көчле була, шуңа да булачак һөнәрне сайлаганда шикләре булмый. «Безнең шәһәребез бай тарихлы, Казанның туристлык потенциалы зур», – дип саный София.

Шәһәрне яратырга гына түгел, туристларны да кызыксындырырга кирәк. Шул рәвешле гид психологка әверелә, ул үз тыңлаучылары белән әңгәмә кора, дип София һөнәри серләрен ача. «Туристлар белән аралашу гомуми таныш принцибы буенча төзелә. Экскурсия вакытында мин һәрвакыт аудиторияне өйрәнәм – каян килгәннәрен беләм, аларның белем дәрәҗәсен, мавыгуларын һәм башкаларны аңларга тырышам. Туристлар турындагы мәгьлүматлар безнең диалогның юнәлешен сайларга ярдәм итә», – дип аңлата София.

Героинябызның шәһәрдә яраткан урыннары да бар. Мәсәлән, ул Петропавловск соборына нык соклана һәм Казан университетының төп бинасы артында Университет ишегалдында ял итәргә ярата.

Луиза Камалова, 49 яшь, «Иң яхшы шеф-пешекче» номинациясе җиңүчесе

«Профессионал эшне түгел, ә һөнәрне ярата», – дип саный җәмәгать туклануы өлкәсендә 30 елдан артык эшләгән Луиза Камалова. Героинябыз кызыклы рецептлар эзләргә, аларга яңа ингредиентлар кушарга һәм кунакларны сөендерергә ярата.

Әйтик, ул бер ай буе суыткычта бозылмыйча саклана торган камыр рецептын уйлап тапкан. «Иң мөһиме – курыкмаска һәм төрле тәрҗибәләр үткәреп карарга, бернигә дә карамастан, үз хыял-максатларыңа таба барырга», – дип саный Луиза.

Эш стажы зур булуга карамастан, Луиза үсүдән туктамый, ул кулинария буенча мастер-классларга йөри, яхшы осталардан гына белем алырга тырыша. «Мин - үз эшемнең фанаты, эштә төннәрен үткәрәм диярлек, башыма нидер килсә, шуны тормышка ашырмыйча туктамыйм», - ди Луиза.

Хәзерге вакытта героинябыз кондитер эшен үзләштерә, матур һәм тәмле десертлар ясарга хыяллана. «Начар кәеф белән пешеренергә ярамый, азык-төлек моны сизә. Ризык, бигрәк тә камыр ризыклары тәмле килеп чыксын дисәң, күңелеңне биреп эшләргә кирәк», – дип сере белән уртаклаша героиня.

«Кунакчыллык йолдызлары» конкурсында катнашу Луиза өчен уникаль тәҗрибә, яшь перспективалы пешекчеләрнең эшен күрү һәм танышу мөмкинлеге булды, шулай ук яңа аш-су серләрен өйрәнү өчен илһам бирде.

Эльвира Вахитова, 22 яшь, «Иң яхшы официант» номинациясе җиңүчесе

Эльвира Вахитова, күпләр кебек, студент елларында официант булып эшли башлаган. Уку тәмамланса да, һөнәрен алыштырырга теләмәгән кыз. Эльвира инде 5 ел «Ривьера» кунакханәсендә официант булып эшли.

«Көн саен яраткан эшеңә бару бәхет бит ул, миңа монда барысы да ошый – коллектив, кешеләр белән аралашу», – дип сөйли Эльвира.

Официант - заказ кабул итүче гади хезмәткәр генә түгел, барыннан да элек, ял итүчеләрнең кәефен күтәрүче һәм бинаның йөзе дә, дип ышандыра Эльвира. «Минем өчен яхшы яисә начар кеше юк, мин барысына да хөрмәт белән карыйм. Әйе, килүчеләр төрле була, шулай да без үзебезнең хезмәтебез аша без кунакның кәефен күтәрә алабыз», – дип аңлата Эльвира һәм профессиональ официант беркайчан да үзенең кәефсез булуын кешегә күрсәтмәячәк, ачык һәм аралашучан булачак, дип ышана.

Айрат Нурхаматов, 32 яшь, «Туризм буенча иң яхшы менеджер» номинациясе җиңүчесе

Айрат туризм өлкәсендә инде 5 ел эшли. Казан университетының икътисад факультетында укыган вакытта ул белгечлеге буенча эшләргә теләмәвен аңлый. Университетны тәмамлагач, кунакханә һәм туристлык бизнесы юнәлеше буенча икенче югары белем ала. «Мин кешеләрне үлеп яратам, алар өчен уңайлы шартлар тудыру мине рухландыра, туристларның, Казанга килеп киткәч, бөтен дөньяга безнең шәһәрнең матур, кунакчыл булуы турында сөйләүләрен телим», – ди Айрат.

Яшь белгеч үзен тулысынча эшкә багышлый: туристлар ялын оештыра, алар өчен экскурсияләр, кунакханәләр һәм күңел ачу программасын сайлый. Ул 2013 елда Универсиада, 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионаты һәм башка шундый зур чараларда эшләгән. «Мин эштән арымыйм, минем өчен һәр турист – игътибар һәм кайгыртуга мохтаҗ кунак», – дип аңлата Айрат.

Һөнәргә карата мондый эчкерсез мәхәббәт очраклы гына барлыкка килмәгән. Героебыз Лондонга стажировка үтәргә барган, чит илдә йөрү азрак кыен булган, әмма бер җирле чит ил кешесе аңа ярдәм иткән, үзенең кунакчыллыгын күрсәткән һәм соңыннан Айратның иптәшенә әйләнгән. «Бу очрактан соң мин кешенең чит илдә үзен ничек хис итүен аңладым. Туристлар Казанда үзләрен өйдәге кебек хис итсеннәр иде», - ди ул.

Барлык яңалыклар