Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.03.2019, 14:16

Казанда «Кунакчыллык йолдызлары» конкурсы дәвам итә

Бүген туристлык индустриясенең профессионаллары «Иң яхшы портье», «Иң яхшы гид-экскурсовод», «Туризм буенча иң яхшы менеджер» номинацияләрендә көч сынаша.

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче март, Ксения Швецова). Казанда туристлык индустриясе предприятиеләре хезмәткәрләре арасында «Кунакчыллык йолдызлары» һөнәри осталык муниципаль бәйгесе дәвам итә. Бүген туристлык индустриясенең профессионаллары «Иң яхшы портье», «Иң яхшы гид-экскурсовод», «Туризм буенча иң яхшы менеджер» номинацияләрендә көч сынаша. Конкурсантлар сынауны Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында уза.

Конкурс Казанда 2015 елдан бирле үткәрелә. Конкурста катнашучыларны сәламләп, Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова катнашучыларның саны елдан-ел арта баруын, ә аларны әзерләү һәм бәяләү критерийлары катгыйлануын билгеләп үтте. Узган ел Татарстан башкаласы беренче тапкыр өч миллионынчы туристны каршы алуын, әлеге күрсәткечтә туризм һәм кунакчыллык өлкәсендә эшләүчеләрнең өлеше зур булуын билгеләп үтте ул. «Бүген ярышачак номинацияләрдә шәһәребезне тәкъдим итүче кешеләр эшли. Нәкъ менә сезнең ярдәм белән без Казанның никадәр кунакчыл булуын һәм кунакларга ачык булуын күрсәтәбез, - дип мөрәҗәгать итте Д.Санникова конкурста катнашучыларга. - Сезнең белән бергә без Казанның иң яхшы шәһәр булуын тагын бер кат исбатларбыз һәм 4 миллионлы гына түгел, 10 миллионч туристны да каршыларбыз дип ышанам. Моңа гына ирешә алабыз без!».

«Кунакчыллык йолдызлары» конкурсы эре һәм зур булмаган туристик компанияләрдә, кунакханәләрдә һәм башка оешмаларда эшләүче белгечләрне берләштерә, дип билгеләп үтте ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова. «Бу дөрес, көндәшлеккә сәләтле конкурс, ул бездәге туризмның, кунакларны каршы алган кешеләрнең йөзләрен күрсәтә. Бүген туристлык базарында эшләү авыр, Россия төбәкләре арасында көндәшлек артты, дөнья базарындагы конкуренция турында сүз дә әйтергә кирәкми. Нәкъ менә сез – әлеге эштә булышучы һәм кунаклар безгә янә әйләнеп кайтсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшли торган кешеләрсез».

Узган ел Казанга килгән 2 миллионнан артык турист - яшь буын вәкилләре, диде Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов һәм Казанның 160 мең студентының 90 меңе читтән килгәнлеген дә искәртеп үтте. «Казанда бик күп чаралар уза һәм анда катнашучыларның 90%-ы – яшьләр. Шуңа күрә безнең өчен яшьләр туризмы мәсьәләләре һәм Казанны яшьләр үзәге буларак таныту бик мөһим», - дип билгеләп үтте А.Фәизов һәм Казанның Европаның яшьләр башкаласы исеменә үткәрелгән бәйгедә бишлеккә керүен билгеләп үтте.

Яшьләр тарафыннан конкурска кызыксыну елдан-ел арта бара. Әйтик, катнашучылар арасында Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясен тәмамлаучылар һәм магистрлар да шактый. «Бүген бездә 3 меңнән артык студент белем ала, беренче курска җыю буенча – без шәһәр вузлары арасында бишенче урында торабыз, - дип сөйләде Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры, сәяси фәннәр докторы Йосыф Якубов. - Туристлык кадрларын әзерләү юнәлешләре безнең өчен бик мөһим, чөнки Казан – туризм өлкәсендә актив үсә торган шәһәр. Туризм икътисадның тулы канлы өлкәсенә әверелә, һәм инфраструктура белгечләргә мохтаҗ». Ул шулай ук узган ел Академиягә барлыгы 200 мең кеше килүен, уку йорты базасында узган төрле чараларда катнашуларын да билгеләп үтте.

Сәламләү сүзләреннән соң катнашучыларны номинацияләргә карап төрле блоклар һәм аудиторияләр буенча бүлделәр. Һәр номинациядә конкурс 3 этапта үткәрелә: өй эше, презентация һәм белгеч өлкәсеннән булган бурычларны яки мәсьәләне хәл итү. Әйтик, «Туризм буенча иң яхшы менеджер» номинациясендә конкурсантлар өй эше сыйфатында туристик күргәзмәдә катнашу өчен программа төзегән, беренче сынаулары да аны тәкъдим итүдән башланган. Шуннан соң яшьләргә билгеле бер юнәлеш буенча тур әзерләргә һәм «сорау-җавап» эшләргә туры киләчәк, аның барышында алар низаглы хәлне яки проблеманы хәл итәргә тиеш булачак.

«Мин шәһәрнең туристлык мәгълүмат үзәгендә якынча бер ел эшлим, ә гомумән туризм өлкәсендә – өч елдан артык, - дип сөйләде конкурста катнашучы Чулпан Сәмигуллина. – Минемчә, теләсә кайсы конкурс – ул стресслы ситуация, ә мондый хәлләрдә менеджер үзенең профессиональлеген күрсәтә. Конкурсның барлык критерийларын җыйсак, гомумән, менеджерның һөнәри әзерлек дәрәҗәсен билгеләргә мөмкин».

Яшьләр жюри әгъзаларына күргәзмәгә ничек әзерләнергә кирәклеге турында сөйләгәндә, икенче аудиториядә «Иң яхшы портье» номинациясендә беренче сынау узды. Бу номинациядә ярышучы барлык катнашучылар да презентация әзерләргә һәм үзләре турында кыскача сөйләргә тиеш иделәр. Сүз уңаеннан, әлеге номинация жюрие арасында WorldSkills чемпионатының «Отельләрне администрацияләү» компетенциясе буенча халыкара эксперты Мария Ильиных бар.

«Мин кунакханә бизнесында ел ярым эшлим. Конкурска үз көчемне сныап карарга һәм хезмәттәшләрем белән тәҗрибә уртаклашырга дип килдем, - дип уртаклашты «Мираж» кунакханәсе хезмәткәре Дарья Дәүләтшина. – Миңа сынауларның рус телендә генә түгел, инглиз телендә дә узачагы ошый – безнең һөнәр өчен бик мөһим бу. Гомумән, җиңүгә ышанам, башка катнашучыларга да уңышлар телим».

«Конкурска һәрвакыт яхшы әзерлекле, белемле белгечләр килүе кызык. Шул ук вакытта аларның һөнәри осталыгы ел саен арта бара, - дип фикерләре белән уртаклашты «Иң яхшы туризм менеджеры» номинациясенең жюри әгъзасы, академиянең сервис һәм туризм кафедрасы мөдире Людмила Петрик. – Ел саен безгә узган елдагы бәйгеләрдә катнашучылар да килә, кагыйдә буларак, алар үз көчләрен тагын бер кат сынап карарга телиләр. Аларның барысы да – үз эшләренең осталары, конкурста бит үз һөнәрендә ярты елдан да ким булмаган вакытта эшләүче белгечләр генә катнаша ала».

Исегезгә төшерәбез, быел «Ногай» кунакханә комплексында «Кунакчыллык йолдызлары» конкурсы башланды, биредә ресторан сервисының 58 хезмәткәре «Иң яхшы официант», «Иң яхшы бармен», «Иң яхшы пешекче» һәм «Иң яхшы шеф-пешекче» номинацияләрендә ярышты. Быел хезмәт күрсәтү өлкәсенең 130-га якын хезмәткәре – официантлар, пешекчеләр, кре юучылар, барменнар, гидлар һәм башка белгечләр барлыгы 9 номинациядә үзләренең һөнәри күнекмәләрен күрсәтәчәк.

Фоторепортаж
Казанда «Кунакчыллык йолдызлары-2019» бәйгесе дәвам итә
Барлык яңалыклар