Казан Мэры Илсур Метшин «Казаныш» форумында архитектура идеяләре смотр-конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны котлады.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче декабрь, Юлия Летникова). «Казаныш» бөтенроссия архитектура-төзелеш форумының йомгаклау көнендә шәһәрнең иң яхшы архитектура объектына смотр-конкурс йомгаклары ясалды. Җиңүчеләрне һәм призерларны Казан Мэры Илсур Метшин котлады. Аның сүзләренчә, форумда кайбер архитектура компанияләре эшләү өчен Казанга күчәргә карар кылган.
«Минем өчен бәйгедә җиңелүчеләр юк, сезнең һәрберегез җиңүче. Сезнең эшегез – ул шәһәргә мәхәббәт, талант, креатив. Нәкъ менә сез Казанны халык һәм кунаклар ярата торган итәсез. Форум безнең барыбызны да шәһәрне тагын да яхшырак итү теләге белән берләштерде», – диде Мэр.
Быел конкурска 41 архитектура һәм төзелеш компаниясеннән 126 гариза килгән. Җиңүчеләрне һәм призерларны килештерелмәгән, килештерелеп, әмма тормышка ашырылмаган проектлар арасында билгеләделәр.
Иң яхшы гамәлгә ашырылган проектлар арасында 2 нче номерлы балалар музыка мәктәбе, «Одетте» торак комплексы, «Палитра» торак комплексында торак йортларның беренче катының идеясе, «Минем ритм» торак комплексында күпдәрәҗәле паркинг проекты билгеләп үтелде. Бу категориядә гран-прины Павлюхин урамында гаилә ялы үзәге, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк һәм Atlantis Deluxe торак комплексының архитектура уты алды.
Җиңүчеләргә бүләкләрне Казан Мэры Илсур Метшин, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Андрей Лобов һәм Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина тапшырды.
Тагын 16 проект махсус дипломнар белән билгеләп үтелде, шул исәптән 417 нче балалар бакчасын реновацияләүдә заманча идеяләр өчен Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе бүләкләнде.
«Бу көннәрдә көчле архитектура активлыгы булды. Активлык арта, бу безне шатландыра. Көн саен «Казаныш» секцияләрендә һәм мәйданчыгында меңнән артык кеше катнашты, алар алдында 200 гә якын эксперт чыгыш ясады», - диде Илсур Метшин. «Безнең бурыч – иң яхшысы өчен магнит булу. Иң зур ресур – кешенеке, шәһәргә булган мәхәббәтегез өчен рәхмәт белдерәм», - дип өстәде Казан Мэры. Чыгышының азагында ул катнашучыларга һәм спикерларга киләсе ел форумы темасын бергәләп билгеләргә тәкъдим итте.
Иң яхшы архитектура объектына смотр-конкурс Казанда 2021 елда үткәрелде. Ул вакытта 41 оешмадан – төзүчеләрдән, архитектура бюроларыннан һәм бина хуҗаларыннан яисә проект авторларыннан 112 гариза кабул ителгән.
«Казаныш» икенче бөтенроссия архитектура-төзелеш форумы 1 нче декабрьдә «Урам» экстрим-паркында ачылды. Дискуссияләрнең төп темасы «Яшьләр өчен шәһәр» булды.
Объект буенча мәсьәләне хәл итүгә битараф булмаган ысул өчен диплом: Сафиуллин урамы, 29 адресы буенча урнашкан ике катлы сәүдә бинасы (ARCHIMAGE архитектура бюросы);
Объект буенча шәһәр төзелеше бурычын хәл иткәндә битараф булмаган мөнәсәбәт өчен диплом: «Сандугач» торак комплексы – Салават күперенең 2 нче кварталы («АБ 1» архитектура бюросы);
Заманча проект өчен диплом: Волгоград урамы буенча ишегалды, 417 нче балалар бакчасы (Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе);
Ишегалды киңлекләре белән актив эшләгән өчен диплом: Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе;
Сыйфатлы гамәлгә ашырган өчен диплом: Батыршин урамы, 29 нчы номерлы йорт ишегалды (Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе);
Шәһәр төзелеше контекстын заманча аңлату өчен диплом: Адмиралтейство урамындагы торак комплекс (АПБ Эйю, Унистрой);
Сыйфатлы күләм-киңлек проекты өчен диплом: «Крыловка парк» торак комплексы («СМУ 88» компанияләр төркеме һәм MADE GROUP Ижевск проект остаханәсе);
Аналитика һәм комплекслы якын килү өчен диплом: «Восточная Дуга» территориясен комплекслы үзләштерү концепциясе («Капитал-Траст-Инвест» идарә компаниясе» ҖЧҖ, «Мәскәү Генплан институты» ДАУ);
Шәһәр төзелеше һәм тарихи контекстка сак мөнәсәбәт өчен диплом: 33 нче номерлы хәрби шәһәрчек территориясендә «Алтын Яр» торак комплексы, С.Садыйкова урамындагы тарихи җирлектә төзелеш концепциясе («Сансар» ҖЧҖ);
Гомуми файдаланудагы иң яхшы урын һәм шәһәрлеләр сайлавы дипломы: 800 тамашачыга исәпләнгән «Юность» театры (Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студенты Азалия Сабирова).
Гамәлгә ашырылган проектлар:
«Иң яхшы реновация объекты» номинациясендә 1 нче урын: 2 нче балалар музыка мәктәбе (Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе);
«Иң яхшы торак комплексы» номинациясендә 1 нче урын: «Одетте» торак комплексы («АксиОм Архитект» ҖЧҖ);
«Гомуми файдаланудагы иң яхшы урын» номинациясендә 1 нче урын: «Палитра» торак комплексы («СУВАРХ» ҖЧҖ);
«Иң яхшы паркинг» номинациясендә 1 нче урын һәм шәһәрлеләр сайлавы: «Минем ритм» (OFICE DE) торак комплексының 1 нче катында урнашкан күпдәрәҗәле паркинг проекты;
«Иң яхшы реновация объекты» номинациясендә гран-при һәм шәһәрлеләр сайлавы: Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк («Татинвестгражданпроект» ДУП) булдыру өчен элеккеге «Спартак» фабрикасы биналары һәм территорияләре комплексын реконструкцияләү;
«Коммерцияле күчемсез милекнең иң яхшы объекты» номинациясендә гран-при һәм шәһәрлеләр сайлавы: Павлюхин урамында («СОЛЕВ» ҖЧҖ) гаилә ялы үзәге;
«Иң яхшы архитектура-сәнгать уты» номинациясендә гран-при һәм шәһәрлеләр сайлавы: Atlantis Deluxe торак комплексы («СМУ 88» компанияләр төркеме).
Тормышка ашырылмаган һәм килештерелгән объектлар:
«Иң яхшы торак комплексы» номинациясендә гран-при: Дулат Али урамындагы торак комплексы («СМУ 88» компанияләр төркеме һәм «Цимайло ЛяшЕнко и Партнеры» архитектура бюросы);
«Гомуми файдаланудагы иң яхшы урын» номинациясендә 1 нче урын: Гаврилов урамы (OFICE DE) адресы буенча торак комплекста гомуми файдаланудагы урын проекты;
«Иң яхшы торак комплексы» номинациясендә 1 нче урын һәм шәһәрлеләр сайлавы: Адмиралтейство урамындагы торак комплекс («Аркитект бай Унистрой» архитектура-проект бюросы);
«Иң яхшы торак комплексы» номинациясендә 1 нче урын һәм шәһәрлеләр сайлавы: Жуковка урамындагы торак комплекс («А+Р Проект» ҖЧҖ);
«Иң яхшы реновация объекты» номинациясендә 1 нче урын һәм шәһәрлеләр сайлавы: Киселев һәм Иванов утары («Камастройинвест»);
«Гомуми файдаланудагы иң яхшы урын» номинациясендә 1 нче урын: CostUra Town («Камастройинвест» һәм Miriada Group);
«Иң яхшы коммерцияле күчемсез милек объекты» номинациясендә 1 нче урын һәм шәһәрлеләр сайлавы: АртСити торак комплексында («Армида» ҖЧҖ) күпфункцияле сәүдә үзәге;
«Иң яхшы паркинг» номинациясендә 1 нче урын: Ершов урамындагы торак комплексында күпдәрәҗәле паркинг («МостафПроектстрой» ҖЧҖ).
Тормышка ашырылмаган һәм килештерелмәгән объектлар:
«Коммерциячел күчемсез милекнең иң яхшы объекты» номинациясендә 1 нче урын һәм шәһәрлеләр сайлавы: сату офисы (Concept For You архитектура бюросы);
«Иң яхшы реновация объекты» номинациясендә 1 нче урын: show room #PORT (Concept For You архитектура бюросы);
«Иң яхшы шәхси торак йорт» номинациясендә 1 нче урын һәм шәһәрлеләр сайлавы: ISMA – архитектура бюросы (LEYLA ILYASOVARCHITECTS);
«Иң яхшы инженерлык корылмасы» номинациясендә 1 нче урын һәм шәһәрлеләр сайлавы: Адмиралтейство урамындагы торак комплексында валлар белән әйләндерелгән котельный («Аакитект бай Унистрой» архитектура-проект бюросы);
«Иң яхшы торак комплексы» номинациясендә 1 нче урын һәм шәһәрлеләр сайлавы: Мехчылар урамындагы күпфункцияле комплекс («А+Р Проект» ҖЧҖ);
«Иң яхшы шәһәр төзелеше концепциясе» номинациясендә 1 нче урын: Мамадыш һәм Вознесение тракты арасында территорияне үстерүнең архитектура-шәһәр төзелеше концепциясе («АКСИОМ Архитект» ҖЧҖ);
«Гомуми файдалануның иң яхшы урын» номинациясендә 1 нче урын: «Саяхат» торак йортында гомуми куллану урыннары проекты (Rikhert Studio архитектура һәм дизайн студиясе).