В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
10 нчы гыйнварга кадәр «Яңа елча бизәлгән Казан» бәйгесенә гаризалар кабул итәләр
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы декабрь). «Яңа елча бизәлгән Казан» конкурсына гаризалар кабул итү ачык, анда катнашу өчен 10 нчы гыйнварга кадәр теркәлергә мөмкин. Туристлык тармагының иң матур һәм оригиналь бизәлгән объектларын шәһәр халкы һәм жюри әгъзалары сайлаячак.
Конкурска кунакханәләрдән, отельләрдән, хостеллардан, җәмәгать туклануы учреждениеләреннән, мәдәни учреждениеләрдән, күңел ачу комплексларыннан, төрле оешмалардан һәм предприятиеләрдән, шулай ук ТР башкаласында яшәүчеләрдән һәм кунаклардан гаризалар кабул ителә.
Җиңүчеләрне биш номинациядә билгеләячәкләр: «Бинаның яңа елда иң яхшы бизәлеше – шәһәрлеләр сайлавы», «Бинаның яңа елда иң яхшы бизәлеше – эксперт жюри сайлавы», «Бина эченең яңа елда иң яхшы бизәлеше – шәһәрлеләр сайлавы», «Бина эченең яңа елда иң яхшы бизәлеше – эксперт жюри сайлавы» һәм «Кышкы Казанның иң яхшы фотоэше – эксперт жюри сайлавы».
Гаризалар tourism.kzn@tatar.ru электрон почтасы аша кабул ителә. Хатка объектның бәйрәмчә бизәлгән бер фотосын беркетергә, исемен һәм аның урнашу адресын күрсәтергә кирәк.
16 нчы гыйнвардан Казан Мэриясе порталында ачык онлайн-тавыш бирүне башлап җибәрү планлаштырыла, ул 31 нче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Анда теләге булган һәркем катнаша ала. Моннан тыш, эшләрне жюри әгъзалары да бәяләячәк, алар арасында шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, Татарстан башкаласының баш рәссамы Жанна Белицкая һәм район администрацияләре башлыклары да бар.
Җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Эксперт жюри карары буенча номинацияләрдә беренче урыннарны алган конкурсантларга 50 мең сумлык акчалата бүләкләр бирелә, дип хәбәр итә Туризмны үстерү комитеты.