Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.12.2025, 09:03

«Өмет чаткысы. Хисле кешеләр»: Казанда инвалидлар һәм сәламәтлеге чикле кешеләр өчен оештырылган фестивальнең гала-концерты уздырыла

Сәхнәдә илнең 37 төбәгеннән 500 дән артык чыгыш ясаучы 150 иҗади номер тәкъдим итәчәк

Марат Мөгыйнов фотосы

Бүген, 3 декабрьдә, Тимер юлчылар мәдәният йортында инвалидлар һәм сәламәтлеге чикле кешеләр өчен оештырылган «Өмет чаткысы. Хисле кешеләр» халыкара фестиваленең гала-концерты уздырыла. Сәхнәдә илнең 37 төбәгеннән 500 дән артык чыгыш ясаучы 150 иҗади номер тәкъдим итәчәк.

Артистлар вокал, хореография һәм музыка уен кораллары юнәлешендә чыгыш ясаячак. Чарада катнашучылар шулай ук нәфис сүз жанрында һәм оригиналь жанрда үз осталыкларын күрсәтәчәк.

Казанның Мәдәният идарәсендә хәбәр итүләренчә, әлеге вакыйга Алтай төбәгеннән, Брянск, Владимир, Волгоград һәм Еврей автономияле өлкәләреннән, Бурятия Республикасыннан, Дагестаннан, Калмыкиядән, Карелиядән, Комидан, Кырымнан һәм башка төбәкләрдән җыелган талантлы кешеләрне берләштерәчәк.

Фестиваль инвалид һәм сәламәтлеге чикле кешеләрнең актив тормыш позициясен формалаштыруга һәм иҗади яктан камилләшү мөмкинлеген булдыруга юнәлдерелгән.

Бу елны гаризалар 6 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр кабул ителгән. Анда илебезнең 62 төбәгеннән, шулай ук өч илдән – Белоруссия, Үзбәкстан илләреннән һәм Төркиядән өч меңнән артык кеше катнашкан.

Ел саен үткәрелә торган иҗади фестиваль 2020 елда оештырылган. Биш ел эчендә ул шәһәр бәйгесеннән үзенчәлекле халыкара вакыйгага әйләнгән.

Катнашучыларның яше – 5 яшьтән алып 95 яшькә кадәр, алар арасында приютларда, балалар йортларында, тернәкләндерү үзәкләрендә тәрбияләнүчеләр, шулай ук башка иҗат төркемнәре һәм башкаручылар бар.

Бәйрәм 10:00 сәгатьтә башлана. Гала-концерт Ильич урамы, 25 йорт адресы буенча узачак.

Алдарак хәбәр ителгәнчә, Татарстан башкаласында 10 декабрьгә кадәр ел саен үткәрелә торган Инвалидлар ункөнлеге уздырыла. Аның кысаларында шәһәрдә 100 дән артык махсус чара: концертлар, фестивальләр, инклюзив бәйрәм балы һәм башка чаралар әзерләнә.

Барлык яңалыклар