Чит ил кешеләре KZN.RU порталы укучыларына бәйрәм итү үзенчәлекләре, традицияләр һәм төп ризыклар турында сөйләделәр.
Фото: Денис Гордийко
Диләрә Дамар, 22 яшь, КФУ студенты, Төркия (Истанбул шәһәре):
Төркиядә Яңа елны билгеләп үтү кабул ителмәгән, шуңа күрә массакүләм күңел ачулар юк. Әмма кайбер гаиләләрдә чыршылар куялар, йортларны Яңа ел тантанасына бизиләр, ә 31-нче декабрьгә каршы төндә бәйрәм өстәле артына утыралар. Ризыклар арасында - традицион төрек ризыклары: люля-кебаб, кефте, долма, шулай ук татлы ризык - пахлава. Бәйрәмдә спиртлы эчемлекләр эчү кабул ителмәгән, Яңа елны тыйнак кына бәйрәм итәләр. Иң киң таралган бүләк - лотерея, аларны Яңа ел алдыннан сатып алалар. Ә гомумән Төркиядә Яңа елга альтернатива булып язгы Нәүрүз бәйрәме тора, аны 21-нче мартта билгеләп үтәләр. Бәйрәм язгы көн белән төн озынлыгы тигезләшкән көнгә туры килә, ул вакытта кояшлы Яңа ел башлана.
Шеймус Колл, 35 яшь, укытучы, Ирландия (Дублин шәһәре):
Ирландлылар өчен төп бәйрәм - 25-нче декабрьдә билгеләп үтелә торган Раштуа. Яңа ел безнең өчен бик мөһим бәйрәм түгел, күпчелек кешеләр аны дуслары һәм тере музыка белән пабларда билгеләп үтә. Ирландлыларның күбесе каникулга 22-23-нче декабрьдә китә һәм гыйнварның беренче көннәрендә эшкә чыга.
Раштуа - традицион дини бәйрәм булуга карамастан, еллар узу белән ул күбрәк балалар бәйрәменә әверелде. Бу көнне Санта Клаус йортлар буйлап йөри һәм ел буе үзләрен яхшы тоткан балаларга бүләкләр калдыра. Җавап итеп без Санта Клаус өчен татлы ризык һәм эчемлекләр, ә Рудольф исемле болан өчен кишер калдырабыз. Санта Клаус, балалар йокла киткәч, Раштуа алдыннан төтен юлыннан төшә.
Раштуа - ул гаилә бәйрәме. Ә инде 26-нчы декабрь - Бүләкләр көне яки Изге Стефан көне, яшь кешеләр дуслары белән пабка яки диско-барга бара.
Табынга килгәндә, гадәттә, көннең беренче яртысында ук кыздырылган күркә, канәфер белән әзерләнгән ыслынган дуңгыз ите, каз мае белән бәрәңге һәм парда пешкән брюссель кәбестәсе әзерлиләр. Һәм, әлбәттә, өстәлдә татлы ризыклар күп була. Кагыйдә буларак, барлык ризыклар да бик тиз ашалып бетә. Телевизордан Раштуа темасына бик күп фильмнар күрсәтәләр.
Бәйрәмнәрдә Ирландиягә бармыйм, Россиядә калам. Биредә үзенчәлекле атмосфера тудырыла, ул барлык бәйрәм каникуллары дәвамында дәвам итә. Һәм бу бик шәп. Оливье көтәм инде.
Эммануэль Оранс, КНИТУ-КХТИ студенты, Нигерия (Лагос шәһәре):
Бездә Яңа елны бәйрәм итәләр, әмма төп бәйрәм - Раштуа, ул 25-нче декабрьгә туры килә. Бәйрәм алдыннан маскарадлар уза, алар берничә көн дәвам итә - 23-нче декабрьдән 1-нче гыйнварга кадәр. Маскарадларда ир-атлар катнаша - шәһәр урамнары буйлап җыр һәм биюләр белән урам буйлап йөриләр һәм халыкның күңелен күтәрәләр. Шулай итеп алар әйләнә-тирәдәгеләргә яхшы кәеф бүләк итә. Өйләрдә, гадәттә, ясалма чыршы куялар һәм төрле уенчыклар белән бизиләр. Өстәлдә төп ризык - тавык белән кыздырылган дөге. Нигериядә бәйрәм итү иртәнгә кадәр дәвам итә ала, барысы да җырлый, бии һәм бер-берсен котлый.
Михаил Елизаров, 32 яшь, фәнни хезмәткәр, Израиль (Назарет шәһәре):
Израильдә төрле традицияләрне тотучы берничә төркем халык яши. Яңа елга килгәндә, аны яһүдләр көзен билгеләп үтәләр һәм ул Россия бәйрәменә бөтенләй охшамаган. Рош ха-Шана берничә көн билгеләп үтелә һәм дини бәйрәм булып тора. Өстәлгә, һичшиксез, ел татлы булсын өчен бал куела, ачы һәм тозлы ризыклар куелмый. 31-нче декабрь - Израильдә гадәти эш көне. Ортодоксаль яһүдләр, кагыйдә буларак, Россия Яңа елына бик тискәре карыйлар, алар яһүд традицияләрен генә үтәү яклы. Мин яшәгән Хайфа шәһәрендә һәм Назаретта католик Раштуаны билгеләп үтәләр. Шәһәрне чыршы белән бизиләр. СССРдан чыгучыларга килгәндә, ә андыйлар күпчелек, Яңа елны туган илләрендәге кебек бәйрәм итәләр. Израильдә чыршы табуы авыр, әмма өстәлгә куела торган традицион продуктлар белән проблемалар юк. Илнең төньягында һәм үзәк өлешендә рус кибетләре күп, анда икра һәм әлбәттә «Совет шампан шәрабы» сатып алырга мөмкин.
Татенда Лунгу, КНИТУ-КХТИ студенты, Замбия (Лусака шәһәре):
Бездә Яңа елда чиркәүгә йөрү кабул ителгән, анда бизәлгән чыршылар тора. Өйләрдә чыршыларны хәлле кешеләр генә бизи, чөнки ясалма агач кыйммәт тора. Без дә бәйрәмдә шампан шәрабы ачарга яратабыз, шулай ук бездә качаса эчәләр - бу кукуруздан әзерләнгән көчле эчемлек. Бәйрәмне традиция буларак гаилә һәм туганнар даирәсендә билгеләп үтәбез.
Лилия Камилова, 23 яшь, КНИТУ-КХТИ студенты, Үзбәкстан (Ташкент шәһәре).
Үзбәкстанда Яңа елны зурлап билгеләп үтәләр. Бездә үзебезнең Кыш Бабай һәм Кар кызы бар - аларны Корбобо һәм Коркыз дип атыйлар. 31-нче декабрьне илебездә яшәүчеләр бик көтеп ала, бүләкләрне алдан ук сатып алалар, фатирларны бизиләр, бәйрәм менюсын алдан уйлыйлар. Өстәлдә гадәттә пылау - төп ризык. Шулай ук бөтен гаилә алдан ук оливье турый. Үзбәкстанда Яңа ел өстәленә күп күләмдә җиләк-җимеш, шулай ук карбыз куела, әгәр ул өлгергән һәм баллы булса, Яңа ел бәхетле булачак.