В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Теләге булган һәркем әлеге дәресләргә кушыла алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче апрель). 2-нче апрельдә Лондоннан танылган дизайнер Анита Грэй казанлылар өчен саклык битлекләре тегү буенча мастер-класс уздырачак. Теләге булган һәркем әлеге дәресләргә кушыла алачак.
Мастер-класста катнашучыларга трикотаж тукыма кисәген алдан ук әзерләргә киңәш итәләр, аннан һәркем үзенә һәм якыннарына күп тапкыр кулланыла торган битлек тегә алачак. Битлекне кул белән тегәчәкләр, трикотаж тукымадан тыш (мәсәлән, иске футболкадан) кием резинкасы, энә, кайчы һәм линейка кирәк булачак.
Мастер-класс 2-нче апрельдә 16.00 сәгатьтә «Изге эшләр көне» фондының Instagram битендә узачак. Мастер-класс 30-40 минутка якын дәвам итәчәк, дип хәбәр итә фондның матбугат хезмәте.