В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Судагы күргәзмә 7-8 нче июльдә узачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче июль). Татарстан башкаласында Kazan Yachting Festival – 2023 судагы яхталар һәм катерлар күргәзмәсе узачак. Анда илебездә җитештергән көймәләр һәм аларга бәйле товарлар тәкъдим ителәчәк. Керү алдан теркәлү буенча ирекле.
Күргәзмә өчен Казанда, Чистайда, Самарада, Санкт-Петербургта, Киров өлкәсендә һәм Чебоксарда җитештерелгән 25-30 яңа катер һәм яхта суга төшереләчәк. Шәһәр халкының сатып алу өчен көймә сайларга яки үз таләпләре буенча кулдан судно төзергә мөмкинлеге булачак.
Элегрәк мондый фестивальләр Самарада, Владивостокта һәм Мәскәүдә узган. Чаралар күрсәткәнчә, җитештерүчеләргә күрсәтерлек әйберләр бар.
Күргәзмә «Локомотив» яхта-клубында эшләячәк. Аны 7 нче июльдә 12:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр, 8 нче июльдә 11:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр карарга мөмкин, дип хәбәр итә оештыручылар.