Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.04.2024, 15:50

23 нче апрельдә Казанда яңгыр, боз һәм көчле җил көтелә

Көндез +22 градуска кадәр җылыта

Фото: Денис Гордийко

Бүген кич Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда, урыны белән яшен һәм көчле җил фаразлана. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Һава шартларының начарлануы, бүген 16:00 сәгатьтә башланып, иртәгәсе көннең 22:00 сәгатенә кадәр дәвам итәчәк. 23 нче апрельдә көндез һәм кич урыны белән көчле яңгырлар, боз көтелә, җилнең тизлеге секундына 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Синоптикларның әйтүенә караганда, төнлә Казанда һава температурасы +12..+14 градусны тәшкил итәчәк. Көндез термометр баганалары +20..+22 градуска кадәр күтәреләчәк.

24 нче апрель төнендә республикада көчле җил сакланачак, һава температурасы +8..+13 градус фаразлана. Көнчыгыш районнарда кыска вакытлы, урыны белән хәтта көчле яңгырлар булырга мөмкин. Кайбер районнарда яшен, боз һәм тизлеге секундына 15-20 метрга җитүче җил көтелә. Көндез +15..+20 градуска кадәр җылыта.

Пәнҗешәмбе, 25 нче апрельдә, төнлә +3..+8 градуска кадәр суыта, көндез термометр баганалары +14..+19 градуска кадәр күтәреләчәк. Җомга, 26 нчы апрельдә, явым-төшемнәр ихтималы аз. Әмма шимбә көнне янә кыска вакытлы яңгырлар әйләнеп кайтачак, һава температурасы +16..+21 градуска кадәр җылыначак.

Барлык яңалыклар