В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Автомобильчеләр өчен хәрәкәтне ябарга планлаштырмыйлар
Фото: Марат Мөгыйнов
Эшләр декабрьдә башланды. Тоташу урыннарының герметиклыгын югалтуы һәм коллекторның утыруы җир убылуларның сәбәбе булып тора. Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр иткәнчә, проблеманы хәл итү өчен санация ысулы кулланылган. Аның ярдәмендә транспорт өчен хәрәкәт чикләүләрен булдырмый калырга мөмкин, чөнки эшләр эчтә һәм юлны ачмыйча алып барыла.
Санация торба эчендә, бушлыкларсыз яңа тулы катлам булдыруны күздә тота. Ә иң мөһиме – күпсанлы җир эшләре булмаса, ремонт вакыты шактый кыскартыла.
Краснококшайск урамындагы яңгыр канализациясе зур әһәмияткә ия, чөнки әлеге коллекторга Горький шоссесының реконструкцияләнгән участогыннан яңгыр һәм эрегән кар сулары ага. Шуңа күрә эшләр бөтен микрорайонга янаган проблемаларны булдырмый калырга ярдәм итәчәк.