В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан Башкарма комитеты карары Документлар җыентыгында бастырылды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче май). Вахитов районының 116 номерлы лицеена Советлар Союзы Герое Габделхак Үмәркин исеме бирелде. Казан Башкарма комитетының 2018 елның 26 апрелендә кабул ителгән 1731 номерлы карары Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгының 16-нчы санында бастырылды.
Шулай итеп, М.И.Мәхмүтов ис.116-нчы лицей хәзер Советлар Союзы Герое Г.Үмәркин исемен йөртәчәк.
Лицей 1954 елда казанның Молотов районының 116-нчы мәктәбе буларак ачыла. Аның беренче директоры Петр Хорунжий булган. 1989 елда учреждениегә С.В.Курашов ис. КДМУ каршындагы медицина-биология профильле мәктәп статусы бирелә, 1992 елда – С.В.Курашов ис. КДМУ каршындагы мәктәп-лицей статусы, ә 1996 елда ул116-нчы лицей була. Шәркыятьче һәм педагог-теоретик мирза Мәхмүтов исеме лицейга 2016 елда бирелә.