В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Призлы урын өчен укучыга акчалата бүләк тапшырылган
Фото: Денис Гордийко
Олимпиаданың биремнәре ике яшь категориясенә бүленгән: югары сыйныф укучылары һәм югары уку йортлары студентлары алгоритмик олимпиада мәсьәләләрен чишкәннәр, ә ИТ-белгечләр популяр стекларда ресурслар урнаштыру өчен оптимизация мәсьәләсе белән шөгыльләнгәннәр. Олимпиада финалы 24 нче октябрьдә Мәскәүдә ИТ-фестиваль форматында узды. Сәхнәдә индустриянең хедлайнерлары һәм эре компанияләрнең әйдәп баручы экспертлары чыгыш ясады.
Йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча Казанның унынчы сыйныф укучысы бронза алган. Призлы урын өчен аңа 250 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырганнар, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.