В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Виртуаль килүчеләр архив материаллары белән таныша һәм «Тукай урамы» каталогын булдыру буенча флешмобта катнаша ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май). 16-нчы һәм 18-нче майда Габдулла Тукай исемендәге әдәби музей ел саен үткәрелә торган «Музейлар төне» Бөтенроссия акциясендә онлайн режимда катнаша. Виртуаль килүчеләр музейның архив материаллары белән таныша, «Тукай урамы» каталогын төзү флешмобында, интерактив экскурсияләрдә, викторинада һәм башка чараларда катнаша алачак.
Былтыргы кебек үк, акция Казанның борынгы урамнарының берсенә - Габдулла Тукай урамына багышланачак. Ул бөек шагыйрьнең иҗаты һәм язмышы, аның дусларының һәм фикердәшләренең тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйле. Музейның сайтына һәм социаль челтәрләрдәге төркемнәренә килүчеләр узган ел үткән «Габдулла урамы көне» беренче бәйрәменең мизгелләре чагылган фото һәм видеоматериаллар белән таныша алачак. Алар шулай ук «Тукай урамы» виртуаль каталогын ясау буенча флешмобта катнашу мөмкинлеге алачак. «Екатерининскаядан Г.Тукайга кадәр» интерактив альбомы битләре урамның тарихы, анда яшәүчеләр һәм биналар һәм йортларның тарихы белән танышырга мөмкинлек бирәчәк. Флешмобның башлануы - 19.00 сәгатьтә. Шуннан соң теләге булган һәркем Г.Тукай урамы буенча видеоэкскурсиягә кушылачак.
Моннан тыш, музей хезмәткәрләре гаилә аудиториясе өчен «Апуш белән сәяхәт» интерактив экскурсиясен һәм кызыклы экспонатлар турында язмалар әзерләгәннәр. Виртуаль экскурсиядә катнашучылар викторина сорауларына җавап биреп белемнәрен күрсәтә алачак, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.
Шулай ук казанлылар «Музейга чакырабыз» проектына кушыла һәм Г.Тукай әдәби музее экспозициясе һәм музей комплекслары белән таныша алачак, ә «Шамил йортының серләрен ач» онлайн-проекты ярдәмендә казанлылар музей урнашкан бина турында белә алачак.
Социаль челтәрләрдә чаралар программасы турында тулы мәгълүматны белергә, шулай ук аларга кушылырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, «Музейлар төне» һәм «Музейлар көне» акцияләре кысаларындагы чаралар программасын шулай ук «Казан Кремле» музей-тыюлыгы да әзерләгән. Шәһәр халкы өйдән чыкмыйча гына экскурсияләрдә, арт-флешмобларда, мастер-классларда, мавыктыргыч квестларда, призлар уйнатуда һәм интерактив тамашаларда катнаша алачак.