В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программада - интерактив лекция,танып-белү дәресе һәм робот белән экскурсия.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы март). 6-9-нчы мартта Казанда Габдулла Тукай әдәби музеенда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чаралар узачак.
6-нчы һәм 7-нче мартта 13.00 һәм 12.00 сәгатьтә музейның балалар студиясендә «Ана – бөек исем» дип исемләнгән дәрес узачак. 8-нче март көнне 12.00 сәгатьтә музейның нәни кунаклары өчен балалар үзәгендә «Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт» дигән интерактив лекция узачак, ә 14.00 сәгатьтә музейның төп экспозициясе буенча «Тукай тормышында хатын-кыз образы» дип исемләнгән әңгәмә-экскурсия үткәреләчәк. 9-нчы март көнне 16.00 сәгатьтә «Тукай турында бергә беләбез» тематик экскурсиясендә робот барлык теләүчеләрне музей белән таныштырачак.
6-нчы мартта музей 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, 7-9-нчы март көннәрендә 18.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Касса эш көне тәмамланырга бер сәгать кала ябыла. Белешмәләр өчен телефон: +7(843) 590-86-67.