Очрашу бүген «Якында урнашкан китапханә» проекты кысаларында узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче апрель). Казанда «Якында урнашкан китапханә» онлайн-проекты кысаларында шәһәрнең иҗат җәмәгатьчелеге вәкилләре белән вебинарлар циклы дәвам итә. Бүген онлайн-очрашуны әдәби тәнкыйтьче, «Стоунер» Telegram-каналы авторы һәм ФИКН35 әдәби премиясен оештыручы Владимир Панкратов үткәрәчәк. Ул тамашачылар белән заманча әдәби процесс контекстында яшь авторларның прозасын тикшерәчәк. Вебинар 13.30 сәгатьтә башлана һәм анда сылтама буенча үтү мөмкин булачак.
Исегезгә төшерәбез, «Якында урнашкан китапханә» онлайн-проекты шәһәрлеләргә китапханәләрдә китапларның булу-булмавы һәм нинди мәдәни вакыйгалар узуы турында белергә мөмкинлек бирә. Проектта катнашу өчен QR-код ярдәмендә якындагы китапханә чатына керергә кирәк һәм теге яки бу басманың булу-булмавы, Казан язучылары һәм мәдәният эшлеклеләре белән узачак бушлай вебинарлар, подкастлар һәм аудиокитаплар хакында белергә, шулай ук кызыксынулар буенча аралашырга мөмкин булачак. Һәр китапханәнең QR-кодын KZN.RU порталының төп битендә «Якында урнашкан китапханә» бүлегендә табарга мөмкин.
Элегрәк яңа платформада вебинарларны яшь Казан язучысы, «Лицей» һәм «Йолдызлы билет» премияләре лауреаты Булат Ханов, һәм режиссер, продюсер, халыкара конкурслар лауреаты, РФ кинематографистлар берлеге әгъзасы, Казан дәүләт мәдәният институтының киносәнгать һәм анимация кафедрасы доценты Алексей Барыкин уздырды.