Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.04.2024, 14:22

Караоке белән әдәби кичәләр, хореография һәм кикбоксинг буенча күнегүләр – Белгород өлкәсеннән килгән балалар «Молодежный» лагеренда вакытны ничек уздыра?

Апрель башында 300 гә якын бала сәламәтләндерү лагерена килде – бүген алар янында төбәк губернаторы Вячеслав Гладков булды

Татарстанның Биектау районы Березовка поселогында урнашкан «Молодежный» сәламәтләндерү лагерена апрель башында Белгород өлкәсеннән 293 бала килде. Аларны 2020 елда капиталь ремонтланган лагерьның яңа корпусларына урнаштырдылар. Биредә аерым бинада 200 урынга исәпләнгән ашханә, мунча-кер юу комплексы, өч җәйге йорт, иҗат йорты, клуб, ике спорт мәйданчыгы, бию зонасы, беседкалар һәм җәйге веранда, шулай ук сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен бүлмә бар. Бүген балалар янына Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков килде, ул балаларның яшәү шартлары белән танышты.

Фото: Денис Гордийко

«Молодежный» лагеренда 5 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр ял итә. Өчәр катлы өч кирпеч корпустагы бүлмәләргә дүртәр-алтышар кеше урнашкан.

«Искиткеч урын: нарат урманы, матур табигать, гаҗәеп һава, балконлы заманча яңа номерлар. Кайчандыр үзебез ял иткән лагерьларны искә алам да безнең балаларның мөмкинлекләре бөтенләй башка булуын аңлыйм. Балаларга күрсәткән игътибарлары өчен республика җитәкчелегенә, Казан администрациясенә рәхмәтлемен», – диде Вячеслав Гладков.

Лагерьда балаларның көне саф һавадагы линейкадан башлана, анда алар Россия һәм Татарстан гимннарын башкаралар. Әйдаманнар бер көнлек программа белән таныштыра, шуннан соң ике сменада иртәнге аш. 10:00 сәгатькә билгеләнгән дәресләр алдыннан, буш вакытта, балалар үз эшләре белән шөгыльләнә ала. Кемдер ял итә, ләкин күбесе футбол, баскетбол яки волейбол уйный, җырлыйлар, бииләр яисә лагерь территориясе буйлап йөриләр.

«Россия Федерациясе һәм Татарстан гимннары белән башланган линейка бик ошады. Без кунакта. Традицияләр, ике дәүләт теле бар. Шуңа күрә балаларның илнең төп байлыгы аның күпмилләтле халкы булуын аңлавы мөһим», – дип билгеләп үтте губернатор.

«Балаларның кайберләре һәм һәрвакытта да зарядка ясамавын күрдем. Тәрбиячеләр белән бу кечкенә генә җитешсезлекне төзәтергә килештек. Балаларда кече яшьтән үк спорт һәм үз сәламәтлекләре белән шөгыльләнергә теләк уятырга кирәк. Иртәгедән башлап бу республиканың гына түгел, илебезнең дә чын спорт лагере булачак дигән ышанычта калабыз», – дип дәвам итте Вячеслав Гладков.

Дәресләр ике сменада уза. Укытучылар, Биектау районы мәктәпләреннән килеп, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының махсус программасы буенча белем бирәләр. Казан Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина хәбәр иткәнчә, балалар барлык канцелярия товарлары һәм дәреслекләр белән тәэмин ителгән.

Беренче смена укыганда, икенче сменадагы балалар өстәмә белем алу, күнегүләр белән мәшгуль. Мәсәлән, әйдаманнар аларга модельләштерү, ракета төзү белән шөгыльләнергә, төрле мастер-классларда яңа күнекмәләр үзләштерергә тәкъдим итә. Белгород кызлары һәм малайлары арасында макраменың бер төре булган фенечка үрү, хореография һәм кикбоксинг аеруча популяр. Шулай ук алар өчен махсус җиһазландырылган остаханә эшли. Балаларның барлык ихтыяҗлары да тәэмин ителгән, дип ассызыклады Алия Заһидуллина.

Вячеслав Гладков лагерьда туклануның һәм дәвалауның ничек оештырылуы, нинди чаралар үткәрелүе белән кызыксынды. Территориядә медицина пункты бар, аерым бинада 200 урынга исәпләнгән ашханә урнашкан. Балаларны биш тапкыр ашаталар. Алар губернаторга үзләренең сырниклар, кәтлитләр, боламык һәм макарон яратулары турында сөйләделәр. Төбәк башлыгы лагерь җитәкчелегеннән менюга күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш өстәүләрен сорады.

Чаралар программасына килгәндә, Белгород балалары өчен алар лагерь территориясендә дә, аннан читтә дә оештырыла. Әйтик, күптән түгел Казан циркында булганнар, аннан зур тәэсирләр белән кайтканнар. «Чыгышлар шәп булды! Истә калырлык һәм төсләргә бай иде. Барыбызга да бик ошады!» – дип уртаклашты үзенең хис-кичерешләре белән Белгород өлкәсенең Дубовое поселогыннан Полина Стригина.

«Без еш кына волейбол уйныйбыз, кайвакыт – футбол. Безгә әйдаманнар да кушылалар. Алар безнең өчен төрле уеннар, чаралар уйлап таба. Мәсәлән, күптән түгел сәхнәдә мин Дмитрий Нагиев образындагы рольне башкардым. Миңа бик ошады. Минем әле Казан Кремлендә, шәһәрнең зур музейларында буласым килә», – диде Белгород өлкәсенең Майский поселогыннан Егор Семернин.

ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Вячеслав Гладков лагерьда тәрбияләнүчеләрне май аенда Татарстан буйлап экскурсияләргә җибәрергә килештеләр. Программа буенча Казан Кремленә, Иннополиска һ.б. сәфәрләр планлаштырыла.

Кичкә әйдаманнар кызыклы программалар әзерлиләр, алар квестлардан, уеннардан һәм лагерь активистлары тарафыннан куелган театраль тамашалардан тора. Әдәби очрашуларда балалар шигырьләр укыйлар, фильмнар карыйлар һәм хәтта караокеда җырлыйлар. Малайлар һәм кызлар көн аралаш оештырыла торган дискотеканы аеруча көтеп ала. Аларда махсус чакырылган диджейлар чыгыш ясый.

«Биредә сезнең танышу, яңа дуслар табу, илнең нинди зур булуын аңлау, җирле кухняны авыз итеп карау, Татарстанның истәлекле урыннарын күрү мөмкинлеге бар. Дөрес, әти-әниләрегез бераз күңелсезләнәләр, Белгородка кайткач, мин аларның барысына да сәлам җиткерермен», – дип мөрәҗәгать итте балаларга очрашу азагында губернатор.

Лагерь территориясендә тәүлек буе медицина хезмәткәрләре һәм сакчылар кизү тора, балалар «Доверие» үзәге психологларының даими күзәтүе астында.

Камилә Вилданова

Фоторепортаж
Белгород өлкәсе губернаторы «Молодежный» балалар сәламәтләндерү лагеренда булды
Видеорепортаж
27.04.2024 16:05
Белгород өлкәсе губернаторы «Молодежный» балалар сәламәтләндерү лагеренда булды
Барлык яңалыклар