Быел көз Яңа Савин районында 700 эре агач һәм 2 меңнән артык куак утыртырга планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы сентябрь). Бүген Татарстан башкаласында “Казан Арена” стадионында 100-гә якын юкә утыртылды. Агачлар утырту акциясендә 45-тән артык кеше катнашты – Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, Казан шәһәр Думасы депутатлары, район администрациясе хезмәткәрләре, шәһәрлеләр. Билгеле булганча, шәһәрне яшелләндерү эшендә катнашу өчен Яңа Савин районында яшәүчеләр генә түгел, башка районнарда яшәүчеләр дә килгән.
Агачлар Чистай урамының яшел зонасында җир асты җәяүлеләр кичүе янында утыртылды. Агачлар тиз үсеп китсен өчен яшь үсентеләр түгел, ә инде үскән агачлар утырттылар. Билгеләп үтәргә кирәк, стадион янында башка агачлар, өрәңге һәм миләш, үсә.
Шәһәрдә агачлар язын һәм көзен утыртыла, Казан өчен бу матур гадәткә әйләнде, диде Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы администрациясе башлыгы Тимур Алибаев. “Шәһәрне яшелләндерергә кирәк, яшеллек бигрәк тә Яңа Савин районында җитми, - диде ул. – Хәзер агачлар үсеп китә алмаган урыннарда планлы утырту эшләре бара. Алар урынына яңа зур юкәләр, 100 агач утыртабыз”.
Бу көздә Яңа Савин районында барлыгы 700 эре агач һәм 2 меңнән артык куак утыртырга планлаштырыла. “Агачларны өстәп утыртырга кирәк урыннар байтак әле. Быел Әпсәләмов урамындагы “Ак чәчәкләр” скверын төзекләндерәчәкбез, күп кенә агач анда утыртылачак”, - диде Т.Алибаев. “Бу эшне киләсе елда да дәвам итәчәкбез. Яңа Савин районында яшәүчеләрнең яшел утраулары булуын телибез”, - дип өстәде ул.