Өлкән яшьтәге кешеләргә Корбан бәйрәме белән бәйле чаралардан баш тартырга тәкъдим ителә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июль, Алина Бережная). Өлкән яшьтәге кешеләргә Корбан бәйрәме белән бәйле чаралардан баш тартырга тәкъдим ителә. Бу хакта бүген брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова белдерде.
«Өлкән яшьтәге кешеләрне – иң зәгыйфь төркемне сакларга кирәк. Аларны өйдә калырга, үзләрен сакларга чакырыйк. Бездә волонтерлар буенча эшләнгән схема бар инде. Алар өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләренә барлык кирәкле әйберләрне илтеп бирәчәк», - диде Лилия Галимова.
Ул шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Корбан гаетен бәйрәм итүгә бәйле чаралар уздырганда барлык оештыручыларны да куркынычсызлык чараларын үтәүне соравын ассызыклады. Аерым алганда, ачык һавада күмәк намазларны индивидуаль саклау чаралары кулланып һәм социаль дистанцияне үтәп.башкарырга кирәк.
Исегезгә төшерәбез, быел Корбан гаете 31-нче июльдә узачак, бу көн республикада эшләми торган көн дип игълан ителде. Татарстанда гает намазы вакыты һәм корбан чалу өчен нисаб расланды. Татарстан мәчетләрендә бәйрәм вәгазьләре 3.45 сәгатьтә башлана. Гает намазы вакыты 4.15 сәгатькә билгеләнгән. 4.30-дан мөселманнар корбан чалуга керешә алачак.
Кичә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе бәйрәмне үткәрүгә таләпләр турында хәбәр итте. Аерым алганда, корбан итен алырга килгәндә, дистанцияне үтәргә, антисептиклар, битлекләр һәм перчаткалар кулланырга кирәк.