В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шулай ук музыкант үз коллективының логотибы төшерелгән джинс курткасын да тапшырды.
Фото: Казан социалистик көнкүреш музее
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июнь). Совет һәм Россия музыканты, «Коррозия металла» төркемен булдыручы һәм лидеры Сергей Троицкий Казан социалистик көнкүреш музеена коллекцияле винил пластинкаларын, шулай ук музейның диварлары янында ук уйнаган үзенең иске бас-гитарасын бүләк итте.
Троицкий музейга килүчеләргә «Коррозия металла» төркеменең беренче концерты турында сөйләде, үзенең совет балачагын искә төшерде, «Морской бой» уен автоматында уйнады һәм иске музыка уйнаткычта классик музыка белән пластинка тыңлады, дип хәбәр итте музей директоры Рөстәм Вәлиәхмәтов.
Шулай ук музыкант музейга үз коллективының логотибы төшерелгән джинс курткасын тапшырды.