В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Түләү эш көннәрендә 7:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр алына, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә автомобильләрне бушлай калдырырга мөмкин.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче сентябрь). 30-нчы октябрьгә кадәр Казанда муниципаль парковкаларның ташламалы эш режимы озайтыла. Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
Ташламалы чорда парковка өчен түләү эш көннәрендә 7:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр алына. Калган вакытта, шул исәптән шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә парковкалар бушлай кала. Элегрәк алар эш көннәрендә 7:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр түләүле булган, шулай ук шимбә көнне 21:00 сәгатькә кадәр.