В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Югары уку йортларына кабул итү кампаниясе 20 июньнән башлана
Соңгы 5 елда Казан мәктәпләрен тәмамлаган 232 укучы югары уку йортларына ташламалы керүдән файдаланган. Быел педагогка максатчан юнәлеш буенча белем алган 31 чыгарылыш сыйныф укучысы диплом алачак һәм 1 сентябрьдән шәһәрнең мәгариф учреждениеләрендә һөнәри эшчәнлеккә керешәчәк. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов сөйләде.
Югары уку йортларына кабул итү кампаниясе 20 июньнән башлана. Быел максатчан кабул итү тәртибенә үзгәрешләр кертелде. «Хәзер абитуриентлар мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә «Работа в России» бердәм цифрлы платформасында теркәлә, анда мәгариф оешмасы һәм потенциаль эш бирүче сайлана», — дип ачыклык кертте докладчы.
Юнәлеш буенча укырга керәчәк студентлар булачак эшкә урыны белән беренче курстан ук хезмәттәшлек итә башлыйлар һәм укуны тәмамлаганнан соң 5 ел эшләргә вәгъдә итәләр. Алар өчен ай саен 15 мең сум күләмендә стипендия каралган, ул республика бюджетыннан бүлеп бирелә.