Мәктәп туклануын оештыру мәсьәләсе ТР башкаласында узучы халыкара форумның төп темаларының берсе булачак.
Фото: Денис Гордийко
Казан мәктәпләренең барлык укучыларын диярлек кайнар туклану белән «Балалар өчен сәламәт туклану» программасы ярдәмендә тәэмин иттеләр, ул Татарстан башкаласында 15 ел дәвамында тормышка ашырыла, дип искәртте Мэр. «Табиблар һәм белгечләр көнлек рационның 60%-ын балалар көндезге ашка кадәр алырга тиеш, ди. Аларның сәламәтлеге, киләчәк тормышы шуңа бәйле. Бу тулаем алганда милләт сәламәтлеге мәсьәләсе, – диде ул. – Без бу юнәлештә эшне башлаганда, әлеге бурыч безнең өчен иң катлаулыларның берсе иде».
Төрле ил һәм шәһәр вәкилләре үз тәҗрибәләре белән уртаклаша ала торган халыкара вакыйгалар уздыру халык сәламәтлегенә йогынты ясый торган тәҗрибәләрне гамәлгә кертү өчен хәлиткеч әһәмияткә ия, дип өстәде шәһәр башлыгы. «Нәкъ менә мондый чараларда без үз вакытында безгә кыска вакыт эчендә Cook and chill системасы буенча балаларга кайнар туклану оештырырга мөмкинлек биргән иң яхшы дөнья практикаларын таптык, – дип аңлатты И.Метшин. – Без илдә беренчеләрдән булып мәктәпләрдә зарарлы ризык – чипсларны, газлы эчемлекләрне төшереп калдырдык. Медиклар белән берлектә без бу эшнең балалар сәламәтлегенә ничек йогынты ясавын күзәттек. Тукланучы укучылар саны арту белән төрле авырулар саны кимеде. Ә бит бүгенге көндә балаларыбызның сәламәтлегеннән дә мөһимрәк нәрсә юк. Минем өчен, мэр буларак, бу эштә иң төп өстенлекләрнең берсе».
Казан мисалында сәламәт туклану укучыларның ата-аналарының, башкарма хакимият органнарының һәм оешмаларның туклану учреждениеләрен тәэмин итә торган үзара хезмәттәшлегенә бәйле, дип нәтиҗә ясарга була, дип ышана ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева. «Казанда мәктәп туклануын оештыру өлкәсендә эшләнгән тәҗрибә – бик зур, аның белән уртаклашырга кирәк, – дип саный ул. – Әмма Татарстан башкаласы бөтен тәҗрибәсе белән инновацияләр өчен ачык, без аларны шул исәптән бүгенге форумда да белергә өметләнәбез».
Мәктәптә туклану системасы иҗтимагый сәламәтлекне ныгытуның мөһим өлеше булып тора, дип килеште Вологда өлкәсе губернаторы урынбасары Лариса Каманина. «Безнең төбәктә «Иҗтимагый сәламәтлек – игътибар үзәгендә» махсус программасы эшләнде». Бүген бу региональ программаны без проект идарәсе рельсларына күчерәбез, – дип сөйләде Л.Каманина. – Димәк, сәламәтлекне ныгытуга медицина күзлегеннән караганда гына якын килү нәтиҗәле түгел. Бу ведомствоара багланышлар таләп итә торган күпфункцияле тема».
Вологда өлкәсендә бүген уку йортларында азык-төлек блоглары челтәрен яңадан җиһазландыру буенча актив эш алып барыла, дип өстәде төбәк башлыгы урынбасары. «Казанга без сезнең тәҗрибәгез белән танышу өчен килдек, чөнки соңгы берничә ел дәвамында нәкъ менә Татарстан башкаласы бу юнәлештә алдынгы технологияләрне күрсәтә», – диде Л.Каманина. Ул шәһәр җитәкчелегенә кичә Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда узган һәм форумның старт чарасы булган «Мәктәп пикнигы» бәйрәме өчен рәхмәт белдерде. «Сез форумда катнашучыларның барысына да, кунакларга һәм шәһәр халкына уникаль мөмкинлек бүләк иттегез. Без бу бәйрәмдә күргән мәйданчыклар – балалар өчен күңел ачу гына түгел. Без түгәрәк өстәлләрдә булдык, анда укучылар, аларның әти-әниләре һәм профессионаллар бу өлкәдә балаларны ашату турында мөһим мәсьәләләр турында фикер алыша алды».
Сәламәтлек сәясәтен муниципаль дәрәҗәдә формалаштыру, яңа алымнарны, тәҗрибәләрне һәм инструментларны бөтен җирдә гамәлгә кертү аерым әһәмияткә ия. Алар инде башка шәһәрләр, шул исәптән чит илләр мисалында үзләренең нәтиҗәлелеген исбатлады, дип саный «Сәламәт шәһәрләр, районнар һәм бистәләр» Халыкның сәламәтлеген һәм яшәү сыйфатын яхшырту ассоциациясе башкарма директоры Татьяна Шестакова. «Форумда яңгыраган идеяләр Казанны дөнья дәрәҗәсендә иң яхшы Россия тәҗрибәсен тарату үзәге итәргә мөмкинлек бирер дип ышанам», – дип өстәде ул.
Исегезгә төшерәбез, «Сәламәт шәһәрләр. Балалар өчен дөрес туклану» халыкара форумы Казанда 1-нче июнь көнне старт алды. Бүген һәм иртәгә төрле төбәкләрнең тәҗрибәсе турында фикер алышып, муниципаль дәрәҗәдә җәмәгать сәламәтлеген ныгыту эшенә багышланган эш сессияләре, пленар дискуссияләр һәм түгәрәк өстәлләр узачак.