В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Самолетлар атнага ике тапкыр – дүшәмбе һәм җомга көннәрендә очачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче май). Җәйге сезонда Казаннан Таулы Алтайга туры авиарейслар яңартыла. Җәдвәл буенча, самолетлар дүшәмбе һәм җомга көннәрендә очачак.
Казаннан очып китү 0:20 сәгатькә планлаштырылган, Таулы Алтайга 8:00 сәгатьтә төшәчәк. Таулы Алтайдан кире 8:45 тә очачак, Татарстан башкаласы аэропортында 8:20 сәгатьтә булачак. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.
Маршрутта 50 пассажир сыйдырышлы Bombardier CRJ-200 самолетлары эшләячәк. Юлдагы вакыт өч сәгатьтән артык тәшкил итәчәк.
«ЮВТ Аэро» авиакомпаниясенең беренче рейсы 17 нче июньгә планлаштырылган, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.