В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шулай ук кайбер составларның маршрутларын озайтачаклар.
Фото: Денис Гордийко
Әйтик, 29 нчы апрельдән 1 нче октябрьгә кадәр, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, состав Казан – Төрлемә һәм Төрлемә – Арча юнәлешләрендә йөриячәк. 1 нче майдан 29 нчы сентябрьгә кадәр, дүшәмбедән җомгага кадәр, Казан – Зөя һәм Зөя – Арча юнәлеше буенча өстәмә поезд билгеләнә. Шулай ук 1 нче майдан 29 нчы сентябрьгә кадәр, дүшәмбедән җомгага кадәр, состав Арча – Казан һәм Казан – Арча юнәлешләре буенча йөриячәк.
Моннан тыш, шәһәр яны поездлары йөрү маршрутлары озайтыла. 30 нчы апрельдән 30 нчы сентябрьгә кадәр 6420 нче номерлы Казан – Кукмара юнәлешендәге поезд Вятка Аланы станциясенә кадәр барачак (китү 6:00 сәгатьтә, килү 9:06 сәгатьтә). Шул ук чорда 6425 нче номерлы Кукмара – Казан поезды Вятка Аланы станциясеннән кузгалачак (китү 11:53 сәгатьтә, килү 15:06 сәгатьтә).
29 нчы апрельдән 1 нче октябрьгә кадәр 6434 нче номерлы Казан – Арча юнәлешендәге шәһәр яны поезды (13:14 сәгатьтә китә, 14:52 сәгатьтә килә) җәдвәлдән чыгарыла, дип хәбәр иттеләр «Содружество» АҖ матбугат хезмәтендә.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 (тәүлек әйләнәсе) телефоны буенча, транспорт компаниясе сайтында, «Россия тимер юллары – пассажирларга» мобиль кушымтасында, кассалардагы һәм тукталыш пунктларындагы мәгълүмат стендларында алырга мөмкин.