В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Беренче тапкыр кафеларны Салават Күперендәге паркта һәм Зәңгәр күлләр территориясендә урнаштырачаклар.
Фото: Марат Мөгыйнов
Эшмәкәрләр кошлар өчен азык белән вендинг аппаратлары, фудтраклар, кафелар, эчемлекләр белән киштәләр һәм спорт объектлары урнаштыра алачак. Салават Күперендәге паркта һәм Зәңгәр күлләр территориясендә кафе өчен урыннар беренче тапкыр тәкъдим ителәчәк.
Торглар sale.zakazrf.ru мәйданчыгында оештырылачак. Февраль ахырына кадәр анда 10 лот урнаштырылачак, тагын 9 ы 11 нче мартка кадәр барлыкка киләчәк. Электрон мәйданчыкта урнаштыру сроклары үзгәрергә мөмкин, шуңа күрә эшмәкәрләргә сайтны мониторингларга киңәш ителә, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Парклар һәм скверлар дирекциясе. Аукционнарда катнашу тәртибен инструкциядән белергә була.
Исегезгә төшерәбез, кичә дирекция командасы эшмәкәрләр белән ел саен үткәрелә торган очрашуны уздырды. Анда 70 тән артык бизнес вәкиле катнашты. Чара беренче тапкыр мастермайнд форматында узды, ул төркемнәрдә эшләүне күздә тота.