Быел Казанда 12 мәктәп азык-төлек блогын төзекләндерү планлаштырыла. Бу максатларга 271 млн сум каралган. Мәктәп ашханәләрен ремонтлау программасы 2020 елда Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов теләге белән башланып китте.
Ашханәләрне яңартуга тагын 98 млн сумны быел Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты бүлеп бирәчәк. Ашханәләрне төзекләндерә торган мәктәпләр өчен бу акчаларга җиһазлар һәм аш бүлмәсе бизәкләре сатып алыначак. Моннан тыш, уку елы башына барлык мәктәп ашханәләре дә савыт-саба, кухня әсбаплары, махсус кием белән тәэмин ителәчәк.
Туклану комбинатын тулысынча яңарту дәвам итә. Бу җәйдә анда технологик җиһазларны яңарту планлаштырылган. Мисал өчен, өстәмә суыткычлар кую яшелчә һәм җиләк-җимешләрне 20 тоннага күбрәк сакларга мөмкинлек бирәчәк. 8 мең кв.м мәйданлы түбә төзәтеләчәк. Җитештерү цехларына косметик ремонт ясалачак, коммуникацияләр системасы ремонтланачак.
Тәмамланган уку елында департамент 174 мең Казан укучысын кайнар ризык белән тәэмин иткән – үткән ел белән чагыштырганда 5 меңгә күбрәк. Шуларның 78 меңе башлангыч мәктәп укучылары, алар федераль программа кысаларында туклану алалар. Шулай ук ташламалы категорияләрдәге өлкән сыйныф укучыларының 18% ы түләүсез кайнар ризык алган – барлыгы 15,8 мең бала, шулл исәптән МХОда катнашучылар балаларын һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар.
Уку елы дәвамында мәктәп ашханәләре ата-аналар белән тикшерелде. Ата-аналар тарафыннан барлыгы 25 меңгә якын бәяләмә калдырылган — узган уку елына караганда 6 меңгә күбрәк. Алынган бәяләмәләрнең 98,7% ы — уңай.
Тулаем алганда, туклану департаменты көн саен 308 меңнән артык Казанда һәм Татарстанның 10 районында яшәүчеләрне кайнар ризык белән тәэмин итә, шул исәптән балалар бакчасында тәрбияләнүче 75 мең бала һәм Казанның 7 шәһәр хастаханәсендәге 5 мең пациент.