Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.04.2023, 17:51

Җәй көне Казан аэропорты Мәскәү һәм Санкт-Петербургка рейслар санын арттырачак

Җәйге сезонда популяр ял итү урыннарына – Сочи, Минераль Сулар һәм Антальяга туры очышлар да булачак.

Фото: Екатерина Красуцкая

(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче апрель). Җәй айларында Казан аэропортында авиарейслар саны артачак. 1 нче июньнән ТР башкаласыннан Мәскәүгә көн саен – тугызга кадәр, ә Санкт-Петербургка өчкә кадәр очыш ясалачак.

Шулай итеп, Казан белән Мәскәү арасында очышлар саны атнага 42 дән 63 кә кадәр артачак. «Аэрофлот» авиакомпаниясе көн саен 8 рейска кадәр башкарачак һәм «Россия» авиакомпаниясе – берне. Соңгысы шулай ук Санкт-Петербургка авиарейслар санын тәүлегенә бердән өчкә кадәр арттырачак, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.

Җәйге сезонда популяр ял итү урыннарына туры очышлар да булачак. Мәсәлән, Сочига тәүлек саен барырга мөмкин, ә июльдән сентябрьгә кадәр көн саен ике рейс планлаштырыла. Көн саен Анталиягә дә очышлар каралган, ә Минераль Суларга атнага өч очыш планлаштырыла.

Барлык яңалыклар