В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар җәдвәлгә курорт сезонында пассажирлар агымы арту сәбәпле кертелә.
Фото: Марат Мөгыйнов
475/476 нчы һәм 491/492 нче номерлы поездлар Казанны Адлер белән тоташтырачаклар, алар көнаралаш йөриячәк. Новороссийск һәм Казан арасында 509/510 нчы номерлы, Анапа һәм Казан арасында 515/516 нчы номерлы поездлар билгеләнгән.
Билетларны «ФПК» АҖ кассаларында, транспорт компаниясе сайтында һәм «РЖД пассажирам» мобиль кушымтасында сатып алырга мөмкин. Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны +7(800)775-00-00 телефоны аша һәм «РЖД» ААҖ рәсми сайтында алырга мөмкин, дип хәбәр итә транспорт компаниясе матбугат хезмәте.