Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.03.2024, 11:46

Җәй көне Казан юлларын 589 берәмлек техника чистартачак

Территорияләрне санитар чистарту буенча икеайлык 1 нче апрельдә старт ала

Фото: Денис Гордийко

Казанда юлларны кышкы чорда карап тоту вакыты 15 нче апрельдә тәмамлана. 1 нче апрельдән башкалада территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык башланачак. Подрядчы оешмалар техниканы җәйге чорга әзерләү эшенә керешкәннәр инде. Шәһәрдә җәй айларында юлларны җыештыруда барлыгы 589 машина катнашачак, шуларның 543 е ел әйләнәсе файдаланыла. Беренче чиратта, алар ярдәмендә юлны кыш дәвамында тупланган пычрактан чистартачаклар. Шәһәрне май башына тәртипкә китерү планлаштырыла, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.

Хәзерге вакытта махсус техника ярдәмендә ел саен су баса торган районнардан, шул исәптән Копылов, Беломорск, Әмирхан Еники, Арбузов, Ломжа, Петр Витер урамнарыннан һәм башка территорияләрдән актив рәвештә кар чыгарыла.

«Барлык юллар чистартылган булуга карамастан, гыйнвар һәм февраль айларында яуган карны чыгару дәвам итә. Бу кар катламы актив эрегән вакытта су басу куркынычын киметү өчен эшләнә. Әлегә кадәр һава торышы язгы ташуның куркынычсыз узуы өчен уңай булды. Көндез температура – «плюс», төнлә – җиңелчә салкын, шуңа күрә кар тигез эреде. Ләкин киләсе атнаның икенче яртысында төнге сәгатьләрдә дә температура күтәреләчәк, шуңа күрә безгә һәрнәрсәгә әзер булырга кирәк», – дип ассызыклады Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Киләсе этап – урамнарны кыш дәвамында тупланган чүп-чардан һәм пычрактан арындыру. Һава температурасы тотрыклы рәвештә нульдән югары күтәрелгәч, бригадалар юлларны юуга керешәчәк. Бүгенге көндә эшчеләр урамнарны пычрактан һәм юл тузаннарыннан чистарталар.

«22,5 млн квадрат метрдан артык мәйдандагы бөтен урам-юл челтәре май башына тәртипкә китерелергә тиеш», – дип белдерде Игорь Куляжев.

Шул ук вакытта казанлылар да шәһәрне җәйгә әзерләүдә актив катнаша ала. 1 нче апрельдән 31 нче майга кадәр ТР башкаласында территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык узачак, өмәләр оештырылачак.

Шәһәрлеләр, инициатив төркем булдырып, үзләре сайлап алган территорияне җыештыра ала. Кирәкле инвентарь алу өчен район администрацияләренә, идарәче компанияләргә һәм тышкы төзекләндерү комитетына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Җыелган чүп-чарны чыгаруны да алар белән килештерү зарур.

Рөстәм Гафаров район администрацияләре башлыкларына, икеайлыкка мөмкин кадәр күбрәк оешмаларны җәлеп итү максатыннан, предприятиеләр җитәкчеләре белән әңгәмәләр үткәрергә кушты. «Бу инде яңа тема түгел, ләкин мин әлеге эштә катнашучы предприятиеләрнең һәм шәһәрлеләрнең саны елдан-ел артуын теләр идем», – диде ул.

Узган ел икеайлыкка 200 мең кеше, 4 меңнән артык предприятие һәм оешма, 4 меңгә якын махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән. Шул ук вакытта төп эшне подрядчы оешмалар – идарәче компанияләр һәм муниципаль юл предприятиеләре башкарачак.

Бигрәк тә шәһәр җәмәгать киңлекләрен, урман полосаларын һәм яр буе зоналарын чистартуга зур игътибар биреләчәк. Сәнәгать зоналары, гараж кооперативлары, сәүдә объектлары, автомобильләргә ягулык салу станцияләре, шулай ук биналар фасадлары, коймалар һәм алар тирәсендәге территорияләр дә читтә калмаячак.

«Барыгызны да катнашырга чакырам. Ел саен үткәрелә торган әлеге традицияне бергәләп саклыйк һәм, җәйге Казан белән ләззәтләнү өчен, аны тәртипкә китерик», – дип мөрәҗәгать итте Игорь Куляжев шәһәр халкына.

Камилә Вилданова

Фото: Денис Гордийко, Марат Мөгыйнов

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 25.03.2024
Видеорепортаж
25.03.2024 11:07
Җәй айларында Казанда юлларны карап тотуга 589 берәмлек техника җәлеп ителәчәк
Барлык яңалыклар