В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Маршрутның озынлыгы 35 км тәшкил итәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче сентябрь). 24 нче сентябрьдә Казанда Зәңгәр күлләргә кадәр велосипедта зур йөреш узачак, аны KazVel велосипедчылар клубы шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе һәм «Казансуны үстерү стратегиясе» проекты командасы белән берлектә оештыра.
Катнашучыларны җыю 12:30 сәгатьтә «Континент» паркы янында башлана (Ямашев проспекты, 100г). Старт 13.00 сәгатьтә була. Велотурда балигъ булганнар гына катнаша ала. Балаларның катнашуы аларның законлы вәкилләре катнашында рөхсәт ителә. Велосипедта йөрешкә теркәлү сылтама буенча үткәрелә.
Оештыручылар трассаларга чыкмыйча, куркынычсыз маршрут вәгъдә итәләр, гомуми километраж 35 км тәшкил итәчәк. Yзең белән кайнар чәй алырга, дождевик яки ветровка, спорт кофтасы яки джерси, җиңел перчаткалар, эшләпә, баф, запас носки алырга киңәш ителә.