Программада – контестлар, интерактив мәйданчыклар һәм лекцияләр
Фото: Денис Гордийко
Сезон ачылышында самокат, ВМХ, скейтбординг, роликларда йөрү, беговел, паркур, ВМХ һәм МТБда памп-трек буенча традицион контестлар узачак. Бразилиядә киң таралган джиу‑джитсу һәм стритбол буенча турнирлар оештырылачак.
Чарада катнашучылар интерактив мәйданчыкларда шөгыльләнә алачак, шулай ук белем бирү программасы да планлаштырыла. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, вакыйгалар афишасы экстрим-паркның Telegram-каналында урнаштырылачак.