Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.07.2019, 11:00

Җәйге экватор: туңдырма фестивале, һавага очыргычлар җибәрү һәм Казан буенча вертикаль сәяхәт

KZN.RU порталы якындагы уикендка афиша әзерләде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июль). Җәй экваторга якынлаша, моның белән бергә Казанда ачык һавада үткәрелә торган фестивальләр һәм чаралар саны арта. Бу уикендта шәһәрлеләргә һәм Татарстан башкаласы кунакларына Life Fest Bio файдалы фестиваленә, очыргычлар фестиваленә һәм Кремль яр буенда балык пикнигына барырга, Горький исемендәге паркта гадәти булмаган туңдырмаларны татып карарга, Горки-Әмәт урманында көнне үз-үзеңне кайгыртуга багышларга, ә ял көннәренең берсендә кич белән Татар ашлары йорты фасадында вертикаль бию карарга киңәш итәбез.

«КультТорг»

13-нче июль 11.00 сәгатьтә

Якындагы шимбәдә «Крылья Советов» паркында аңлы рәвештә куллану мәдәниятен таратуга юнәлдерелгән «КультТорг» чарасы узачак. Мәйданда маркетлар, лекторийлар оештырылачак, икенчел чималны эшкәртүгә тапшырырга мөмкин булачак.

Шәһәр халкына маркетта үзләренең иске яки винтаж әйберләренә яңа тормыш бүләк итәргә, икенчел чимал җыю пунктында эшкәртүгә пластик һәм макулатура тапшырырга, мастер-классларда, викториналарда катнашырга, өстәл уеннары уйнарга, шулай ук тере музыка тыңларга тәкъдим итәләр. Лекторийларда килүчеләргә ничек аз акчага сәяхәт итәргә, шопоголизм белән ничек көрәшергә һәм идеаль рацион турында сөйләячәкләр.

Фестиваль «Крылья Советов» паркында 11.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр барачак. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, «КультТорг»ка керү ирекле.

Life Fest Bio

13-нче июль 12.00 сәгатьтән

Экология өлкәсенә битараф булмаган казанлыларны һәм шәһәр кунакларын Life Fest Bio файдалы фестиваленә чакыралар. Ул Кремль яр буенда узачак.

Фестиваль программасына сәламәт һәм аңлы яшәү рәвеше турында лекцияләр, мастер-класслар һәм практикалар, төркем күнегүләре һәм йога дәресләре, тәнне сәламәтләндерү буенча чаралар презентацияләре, музыкаль һәм шоу-программалар, тематик маркет, сәламәт һәм файдалы ризыклар белән фуд-корт кертелде. Шулай ук икенчел чимал кабул итү мобиль пунктлары эшләячәк, «Кәгазь диңгезе» хәйрия максатларында макулатура җыю оештырылачак.

Файдалы фестивальгә керү ирекле.

«Летать легко!» очыргычлар фестивале

13-нче июль 12.00 сәгатьтән

Кремль яр буенда «Летать легко!» V шәһәр очыргычлар фестивале. Шәһәр халкы һәм туристлар һәвәскәр ярышларда, мастер-классларда катнаша һәм кәефләрен күтәрә алачаклар.

Шулай итеп, яр буена килүчеләр өчен 20-дән артык бушлай мәйданчык эшләячәк, анда очыргычлар булдыру буенча мастер-классларга, кулдан үзләре ясаган очыргычлар, игротека буенча һәвәскәр чемпионатларга кушылырга, шулай ук фестивальне оештыручылардан бүләк алырга мөмкин булачак.

Фестиваль 12.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр барачак, керү бушлай.

«Казан буйлап сәяхәт» вертикаль биюе

13-нче июль 20.30 сәгатьтә

ТР башкаласы халкы һәм кунаклары Татар ашлары йорты фасадында гадәти булмаган «Казан буйлап сәяхәт» куелышын күрәчәкләр, Мәскәү урам театры гимнастлары вертикаль бию башкарачак.

Чыгыш үзенчәлекле музыкаль композицияләр, сабын куыклары, конфетти, шулай ук төтен машиналарын куллану белән үрелеп барачак, ә бина диварында Казанның төп истәлекле урыннары һәм күренешләре сурәтләнәчәк.

Тамашачылар DJ BubbleGum музыкаль сетын тыңлый, конкурста катнаша һәм чараның партнерларыннан махсус бүләк ота алачаклар.

Иске Татар бистәсендә кино куелышы

13-нче июль 20.30 сәгатьтә

Иске Татар бистәсендә ачык һавада кино куелышлары дәвам итә. Бу юлы Мәрҗани урамындагы «Мич» рестораны янында урнашкан сәхнәдә «Временные трудности» фильмы күрсәтеләчәк. Киносеанска керү ирекле.

Кино куелышы һәм Кабан күле яр буенда иҗади очрашу

13-нче июль 21.00 сәгатьтә

Кабан күле яр буенда казанлыларга Татарстан режиссеры Павел Москвинның «Пустота» фильмын күрсәтәчәкләр. Кино куелышыннан соң картинаны иҗат итүче белән очрашу узачак.

«Пустота» - 90-нчы елларда Россия-Чечня конфликты чынбарлыгы белән рухландырылган заманча фильмнарның берсе. Бу Татарстан режиссеры Павел Москвинның уңышлы дебюты, ул халыкара кинофестивальләрдә югары бәя алды. Россия премьерасы Благовещенск шәһәрендә «Амур көзе» кино һәм театр фестивалендә узды.

Фильм гөнаһлардан арынуның бер мисалы булып тора. Яшь ветеран Дима әнисенең өенә кайта һәм тормышын яңадан башларга тырыша, тик үткәндәге өрәкләр аны җибәрмиләр. Герой язмышы тарафыннан әзерләнгән киртәләрне үтеп, төзәлергә, гөнаһларыннан арынырга омтыла.

Үз-үзеңне кайгырту көне

14-нче июль 9.00 сәгатьтә

Казанлыларны Горки-Әмәт урманының Cube контейнер үзәгенә үз-үзеңне кайгырту көненә чакыралар. Халыкара медитация көне алдыннан Татарстан башкаласыннан, шулай ук Мәскәүдән һәм Владимиртан килгән белгечләр көн саен файдалану өчен аңлылык һәм тән интеллекты үсеше өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне күрсәтәчәкләр.

Көн программасына ачык лекцияләр, медитатив техника, стресс дәрәҗәсен җайга салу буенча тәҗрибәләр, тән интеллекты үсеше буенча экспериментлар, иҗади тәҗрибәләр, шулай ук фуд-кортта тәмле ризыклар һәм фикердәшләр белән аралашу керде.

Чара чәй табыны белән башланып китәчәк. Оештыручылар сайтында тулы программа белән танышырга һәм бушлай чараларга теркәлергә була.

«Казарла» кылычы белән кисү буенча Идел буе чемпионаты

14-нче июль 12.00 сәгатьтә

Татарстан Республикасы Милли музее мәйданчыгында «Казарла» кылычы белән кисү буенча Идел буе чемпионаты узачак.

Казакларның кылыч корал белән идарә итү буенча ярышлары төрле яшь категориясендәге катнашучылар өчен төрле катлаулыктагы берничә этапта узачак. Әйтик, ярышырга теләүчеләргә «Рубка мишени вперед», «Рубка лозы между метками», «Рубка лозы под шапкой», «Рубка веревки», «Рубка вывешенной мишени», «Укол вывешенной мишени» кебек күнегүләрне эшләргә туры киләчәк.

Моннан тыш шәһәрлеләр өчен «Казак турында баллада» интерактив лекциясе уздырылачак, ә музей ишегалдында көн дәвамында мастер-класслар белән һөнәрчелек кибетләре эшләячәк. Музей бинасында килүчеләр өчен халык сәнгать һөнәрләре осталары эшләнмәләре ярминкәсе, «Холодный блеск клинка» фонды белән интерактив лекция, «Минем Ватаным – минем Россия» ТР казак ансамбльләре концерты, «Иске казак серләре» квест-уены узачак, шулай ук күзәтү һәм тематик экскурсияләр булачак. Музей территориясендә шулай ук «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» интерактив балалар мәйданчыгы эшләячәк, «Осталар шәһәре» иҗади остаханәсе ачылачак.

Программа турында тулырак мәгълүматны түбәндәге телефон аша шалтыратып белергә була: +7 (843) 292-89-84.

Зур балык пикнигы

14-нче июль 13.00 сәгатьтә

Казанның Кремль яр буенда зур балык пикнигы оештырачаклар. 14-нче июльдә Россиядә билгеләп үтелә торган Балыкчы көне уңаеннан шәһәр рестораннарының шеф-пешекчеләре ачык кухня режимында балык ашлары әзерләячәк.

Алар арасында шәһәрлеләргә һәм туристларга балык шулпасы, диңгез продуктларыннан пицца, балык коктейльләре һәм башка ризыклар тәкъдим ителәчәк.

Яр буенда урнашкан пикникның яшь кунакларын уеннар, пират белән очрашу, диңгезче һөнәренә багышлау, сабын куыклары җибәрү һәм диңгез әлифбасын өйрәнү мөмкинлеге көтә.

Зур балык пикнигы 14-нче июльдә 13.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр узачак.

Балалар киносы куелышы

14-нче июль 21.00 сәгатьтә

Җиңү Проспекты, 141 адресы буенча урнашкан Казан сәүдә үзәгенең җәйге мәйданчыгында балалар һәм аларның ата-аналары өч новелладан торган «Путь прорастания травинки» дигән готик әкиятне карый алачаклар. Урам кинотеатрына керү ирекле.

Россия боҗра узышлары сериясенең IV этабы

13-нче июль 10.15 сәгатьтән һәм 14-нче июль 10.50 сәгатьтән

Kazan Ring трассасында Россия боҗра узышларының IV этабы узачак. Илнең иң яхшы пилотлары биш кузов классында бүләкләр өчен, шулай ук SMP Formula 4 яшьләр зачетында көрәшүне дәвам итәчәк.

Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә тамашачылар биш узыш күрәчәк, шулай ук автограф сессияләре вакытында узышчылар белән аралаша һәм командаларның шоу-программаларында катнаша алачак.

Туңдырма фестивале

13-нче һәм 14-нче июль 11.00 сәгатьтән

Горький исемендәге паркта ел саен үткәрелә торган туңдырма фестивале узачак. Җәйге десертны Мәскәү, Ульяновск, Йошкар-Ола, Казан һәм илнең башка шәһәрләреннән 25-тән артык җитештерүче тәкъдим итәчәк.

Фестиваль кунаклары кара төсле, җиләк-җимешле, сырлы, талкыш каләвәле, бавырсаклы татар туңдырмасы һәм хәтта кыздырылган туңдырма да татып карый алачак. Монда ук шикәрсез, глютенсыз һәм сөтсез десертлар, шулай ук фитнес-продуктлар тәкъдим ителәчәк.

Бәйрәм атмосферасын музыкаль чыгышлар булдырачак, теләгән һәркем иҗади һәм кулинария мастер-классларында катнаша алачак. Шулай ук килүчеләр өчен уеннар һәм конкурслар оештырылачак.

Фестиваль 11.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр узачак. Керү ирекле.

Ял көннәре Кремль яр буенда

13-нче июль 11.00 сәгатьтән һәм 14-нче июль 12.00 сәгатьтән

Шимбә көне 11.00 сәгатьтә Кремль яр буеның воркаут мәйданчыгында кроссфит буенча өйрәнүләр башланачак. Кичкә таба, 17.00 сәгатьтә, яшь шәһәрлеләрне һәм туристларны балалар аллеясында «Папа Карло әкиятләре» әдәби кичәсендә көтәләр. Ә кич гадәттәгечә биюләргә багышланачак. 18.00 сәгатьтә воркаут-зона янындагы мәйданчыкта West Coast Swing хәрәкәтләрен, ә сәнгать аллеясында – хип-хоп хәрәкәтләрен өйрәнәчәкләр. 20.00 сәгатьтә воркаут-мәйданчыгында казанлылар биюләрен дәвам итәчәк, бу юлы – сальса һәм бачата.

Якшәмбе көнне 12.00 сәгатьтә сәнгать аллеясында шәһәрлеләрне ачык һавада узачак «Рисуй, Казань» рәсем сәнгате дәресләренә кушылырга чакыралар. 18.00 сәгатьтә воркаут-мәйданчык янында хастл, ә 19.00 сәгатьтә сәнгать аллеясы беседкасында линди-хоп биюләре башланачак. 20.00 сәгатьтә воркаут-зона янында шәһәрлеләр танго хәрәкәтләрен үзләштерәчәк.

Барлык яңалыклар