В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Һава торышы алдагы төндә начарланачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июнь). 1-нче июльгә каршы төндә Татарстанда, аерым алганда, Казанда һава шартларының начарлануы көтелә. 30-нчы июнь 23:00 сәгатьтән 1-нче июль 18:00 сәгатькә кадәр урыны белән секундына 15-20 м/с тизлектә кыска вакытлы җил, көчле яңгырлар, урыны белән боз.
Казанда көньяк һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил, урыны белән кыска вакытлы көчәюләр вакытында секундына 15-20 м, төнлә исә 24 м/с ка кадәр көчәюе көтелә. Яңгыр явачак, урыны белән яшен һәм боз көтелә. Төнлә һаваның минималь температурасы +18-20 градус, көндез – 26-28 градус җылылык тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.