Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.07.2024, 11:19

Экологик туризм һәм калдыкларны аеру практикасы турында лекция: Казанның экостанциясендә бушлай очрашулар узачак

Катнашу өчен алдан теркәлү кирәк

Июльдә Казансу елгасы яр буенда экостанциядә бушлай чаралар узачак. Программада: экотуризм турында лекция, калдыкларны сортларга аеру буенча практикум һәм башкалар.

Әйтик, орнитология экскурсиясендә шәһәр халкы кошлар дөньясына чумачак, кайбер кошларны тавышы һәм төсе буенча билгеләргә һәм аларның яшәү рәвеше белән танышырга өйрәнәчәк. Теләүчеләр үзләре белән бинокль алырга мөмкин. Очрашу 7 нче июльдә 9:00 сәгатьтә Горький исемендәге паркта башлана. Сылтама буенча теркәлергә мөмкин.

14 нче июльдә Казансу яр буенда экотуризм турында лекция узачак. Катнашучылар ничек сәяхәт итәргә һәм экоэз калдырмаска өйрәнәчәк, экотурист кодексын ничек сакларга кирәклеген беләчәк. Теркәлү шулай ук сылтама буенча алып барыла. Башлана — 15:00 сәгатьтә.

25 нче июльдә казанлыларны калдыкларны сортларга аеру буенча практикум көтә. Анда чүп-чарны нәрсәдән аерырга, акчага икенчел чималны кайда тапшырырга һәм Татарстанда эшкәртү заводлары бармы-юкмы икәнен сөйләячәкләр. Катнашучыларны 18:00 сәгатьтә «УРАМ» экстрим-паркының футбол кырлары арасында көтәчәкләр. Сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Шулай ук экостанциядә даими рәвештә пластик эшкәртү буенча мастер-класслар уза. Биредә заманча һәм куркынычсыз җиһазларда шәһәр халкы җыйган капкачларны яңа эшләнмәгә әйләндерү барышын күрә ала. Язылу сылтама буенча алып барыла, дип хәбәр ителә «ВКонтакте» социаль челтәрендә «ЭкоЛогично» төркемендә.

Барлык яңалыклар