В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашу өчен теркәлергә кирәк
Денис Гордийко фотосы
Әйтик, бу шимбәдә, 14 март көнне, шәһәр халкына кәхвәдән бушаган капчыклардан һәм киптерелгән чәчәкләрдән букет ясарга тәкъдим итәләр. Остаханә эше 13:00 сәгатьтә башлана.
Эшкәртелгән кәгазьдән блокнот ясарга теләүчеләрне 22 мартта көтәләр. Чара сәгать 11:00 дә башлана.
Айның соңгы якшәмбесендә, 29 март көнне, башкала халкын шәһәр кунакханәләренең берсендә эшләүче экоменеджер белән очрашуга чакыралар. Чарада югары дәрәҗәдәге кунакханәләрнең табигатькә карата сакчыл эшли алу мөмкинлекләре һәм шул ук вакытта хезмәтнең уңайлылыгын һәм сыйфатын саклап калу серләре турында сөйләячәкләр. Очрашу 13:00 сәгатьтә башлана.
Чараларда катнашу өчен теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә «Казансуны үстерү стратегиясе» проекты командасы.
Казанлыларны Казансу елгасы буенда – «УРАМ» экстрим-паркының футбол кырлары арасында урнашкан экостанциядә көтәләр.