Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.03.2025, 12:24

Квадларда бию буенча мастер-класс, күнекмәләр һәм лекция: «УРАМ» паркында бәйрәмгә нәрсәләр әзерләгәннәр

Чараларда катнашу өчен теркәлү узарга кирәк

7 һәм 8 мартта, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Казан кызлары «УРАМ» экстрим-паркында бушлай чараларга килә ала. Аларны хатын-кызлар сәламәтлеге турында лекцияләр, сыгылмалылыкны үстерү өчен күнегүләр, шулай ук квадларда бию буенча мастер-класс көтә.

Беренче вакыйга 7 мартта 18:00 сәгатьтә булачак. «Нуриевлар Клиникасы» белгечләре хатын-кызлар сәламәтлеге турында лекция укыячак. Врач-эндокринолог Константин Троицкий стрессның гормональ системага йогынтысы турында сөйләячәк. Контрацепция, ңенси юл белән күчә торган авырулар һәм профилактика турында акушер-гинеколог, хирург Диана Галәветдинова сөйләячәк. Сылтама буенча теркәлергә мөмкин.

Олеся Илюхинаның ачык күнегүләрендә кызлар үзләренең сыгылмалылыгын, хәрәкәт координациясен һәм чыдамлыгын яхшырта алачаклар. Ул бию залында 8 мартта 11:30 да узачак. Катнашу өчен теркәлергә кирәк.

Казанда яшәүче хатын-кызлар өчен Юлия Долговыхның квадларда бию буенча мастер-классы йомгаклый торган чара булачак. Ул 8 мартта 18:00 сәгатьтә узачак. Теркәлү сылтама буенча.

Шулай ук Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ресепшенда әни, әби, дус кыз яки апа өчен котлау хатлары алырга мөмкин булачак, дип хәбәр иттеләр «УРАМ» экстрим-паркында.

Барлык яңалыклар