Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.08.2022, 15:17

Казанда «Слэм» фестивалендә яхшы шигырь язуның серләре һәм шигъриятне популярлаштыру турында лекцияләр укылачак

Спикерларны тыңлау һәм блэкаут-сессияләрдә катнашу алдан теркәлү буенча бушлай булачак.

Фото: «СЛЭМ» заманча шигърият фестивале матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 23 август). 27 нче августта «Черек күл» паркында «Слэм» бөтенроссия заманча шигърият фестивалендә лекторий һәм блэкаут-сессия оештырылачак.

14:00 сәгатьтә лекцияне шагыйрә, Римма Казакова исемендәге шигъри премия лауреаты, Мәскәү язучылар берлеге әгъзасы Евгения Коробкова укыячак. Ул казанлылар белән яхшы шигырь язуның серләре турында сөйләшәчәк.

15:00 дә шигъри-музыкаль лейбл резиденты, шагыйрь, культуртрегер, ике тапкыр Мәскәү шигъри слэмы финалисты, медиаүзәк кураторы Кирилл Марков фестивальдә катнашучылар алдында «Хәзерге заман поэзиясенә керү ноктасы: пост-заман читендә ничек калмаска» дигән тема белән чыгыш ясаячак.

16:00 сәгатьтә «Слэм» заманча шигърияткә ярдәм итү программасын уйлап табучы һәм продюсеры Регина Әхмәтова тыңлаучыларга шигъри ивент һәм шигъриятне популярлаштыру турында сөйләячәк.

Блэкаут-сессия 17:00 сәгатьтә башлана, аны Казан шагыйре, шагыйрьләр берләшмәсе җитәкчесе Игорь Тишин үткәрәчәк. Катнашучыларга текстлы битләр һәм кара маркерлар таратылачак: алар аерым билгеләнгән сүзләрдән яңа текст булдырачак, ә калганнарын штрихлаячак.

Лекцияләргә һәм блэкаут-сессиягә алдан теркәлү буенча керү ирекле.

Исегезгә төшерәбез, «Слэм» программасы ике өлештән тора: көндез мәйданда китап маркеты һәм своп, лекцияләр, балалар арасында шигырь укучылар конкурсы узачак. Кич белән паркта «Башка сүз» спектакле күрсәтеләчәк, бөтен Россиядән шагыйрьләр чыгышы һәм «Слэм» заманча шигърияткә ярдәм итү программасы резидентларыннан перформанс каралган. Казанда «Слэм» фестиваленең хедлайнеры автор-башкаручы Сережа Драгни булачак.

Тулы программаның анонсы тиздән «Вконтакте» социаль челтәре берләшмәсендә басылачак.

Фестивальгә керү ирекле, тамашачылар өчен теркәлү ачык.

Барлык яңалыклар